Конференциядә спикерлар сыйфатында төзелеш һәм ТКХ мәсьәләләре белән шөгыльләнүче федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт ведомстволары вәкилләре катнашачак. Чара барышында Русия Төзелеш министрлыгы, «Территорияләрне үстерү фонды», Башкортстан буенча Федераль казначылык идарәсе, Башкортстан буенча «Федераль төзелеш контроле үзәге» вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясаячак.
- Республика башкаласы Уфа төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә әһәмиятле чаралар уздыру мәйданчыгы булып тора. Конференциядә хакимият структуралары вәкилләре бизнес белән берлектә әлеге төп юнәлешләрнең заманча үсеш трендлары турында фикер алышачак. Бүгенге чынбарлык безгә үз таләпләрен куя, ә безгә республикабыз үсеше юлыннан барырга кирәк. Шуңа күрә без торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш өлкәсендәге экспертлар белән тәҗрибә уртаклашырга әзер, - дип билгеләп үтте Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Рөстәм Газизов.
Презентацияләр белән полимер торбаүткәргеч һәм су чистарту өлкәсе өчен комплекслы системалар җитештерү, төзелеш тармагы өчен санлы сервислар эшләү һәм гамәлгә кертү, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык объектларында концессион эшчәнлек белән шөгыльләнүче компанияләр вәкилләре чыгыш ясаячак. «Торбаүткәргеч системалар җитештерүчеләр ассоциациясе» (АПТС) эксперты төзелеш материаллары базарында фальсификат проблемасы турында сөйләячәк.
Фото: "правительство РБ"