+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 ноябрь 2024, 06:59

Улына "Маркетинг" дигән исем кушкан...

"Руль" дип куштым малайга, ярамаган тагы бала-чагага", - дигән шофер кебек булган инде бу.

Улына "Маркетинг" дигән исем кушкан...Улына "Маркетинг" дигән исем кушкан...
Улына "Маркетинг" дигән исем кушкан...

Пензада яшәүче Дмитрий Банчуков, яңа туган улына гадәти булмаган исем сайлап, бөтен илгә танылды. Кече Банчуковны яшь әти "Маркетинг" дип атарга карар иткән.

Дмитрий - һөнәре буенча маркетолог, улы өчен мондый исемне "текә" һәм хәтта патриотик дип саный.

Дмитрий фикеренчә, "Маркетинг" исемле егет Русиянең теләсә кайсы югары уку йортының Маркетинг кафедрасына имтиханнарсыз керә алачак, ә оригиналь исеме аңа кызларны җәлеп итәчәк.

Баласын табалар, исемен таба алмыйлар, диме әле нәнәй...

Фото: https://vk.com/feed?w=wall-132694187_656838

Автор:Резида Валитова
Читайте нас