+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 ноябрь 2024, 13:35

Үз-үзеңне үстерү рухландыра

Уфада «Яңа заманның көчле хатын-кызлары» кунак бүлмәсе кысаларында «Лидерның 4 интеллекты» лекциясе һәм «Яңа заман лидерлары: хатын-кыз карашы» дигән ачык сөйләшү булды.

Үз-үзеңне үстерү рухландыраҮз-үзеңне үстерү рухландыра
Үз-үзеңне үстерү рухландыра

Чараның төп спикеры «Русия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Сенеж» идарәсе остаханәсе проректоры, Евразия хатын-кызлар форумы Советы әгъзасы, «Хатын-кыз-лидер» программасы координаторы Мария Афонина, шулай ук «Сенеж» идарәсе остаханәсе матбугат секртераре Оксана Александрова булды, алар хәзерге заман хатын-кызы өчен гаиләне уңышлы алып бару, үз-үзеңне үстерү һәм карьера серләре турында сөйләде.

Очрашуда шулай ук Башкортстанның хатын-кыз эшкуарларымәкәрләре, «Хатын-кыз-лидер» проектын тәмамлаучылар, социаль һәм мәгариф өлкәсенең төбәк департаментлары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм экспертлар, уңышлы күпбалалы әниләр катнашты. Хәзерге дөньяда карьера һәм гаилә төзү тәҗрибәсе белән БРашкорстан Башлыгы идарәсе башлыгы Татьяна Саенко уртаклашты. Республиканың эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко, «Опора России» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлеге советы рәисе Ләйсән Николаева, «Бәхет территориясе» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова, ФМБА медик-социаль экспертиза Баш бюросы җитәкчесе Светлана Әминова, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының төбәк филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина һәм башкалар фикер алышты.

Каринэ Хәбирова «Сенеж» идарәсе остаханәсе проекторына Башкортстанга карата дуслыгы һәм игътибары, гомуми яхшылык хакына хатын-кызларн берләштерүгә омтылышы өчен рәхмәт белдерде. Ул үзе остаханә тәмамлаган, соңыннан бу «Бәхет территориясе» фонды белән уртак уңышлы проектларга әверелде, дип белдерде.

- Без Русиянең һәрбер хатын-кызы белән гармония сәнгате белән уртаклашырга һәм уйланылган нәрсәләрнең мөмкин булуын күрсәтергә телибез: карьера илһамландырганда, гаилә җылытканда, үз-үзеңне үстерү рухландыра, ә җәмгыятькә хезмәт итү мәгънә китерә. Иң мөһиме - энергия чыганагын табу һәм үзеңә, үз идеяңә һәм үз командаңа ышану, — дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Мария Афонина.

 

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас