Эксперт советын Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисенең беренче урынбасары Елена Родина җитәкли. Күчмә чарада шулай ук профильле парламент комитеты рәисе Александр Андреев, торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Асланбәк Хәйдәров һәм Башкортстанның Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илдар Насыйров катнаштылар.
Нефтекамада шәһәр халкының тавыш бирү йомгаклары буенча “Сәламәтлек сукмагы” аллеясы, “Светлое” күле яр буе һәм, шулай ук, урман массивында урнашкан велосипед юллары төзекләндерелде.
Бүген “Сәламәтлек сукмагы” – Нефтекама халкының һәм кунакларының яраткан ял итү урыннарының берсе, көн саен биредә алты меңнән артык кеше була. Бу проектның мөһимлеге һәм нәтиҗәлелеге турында сөйли. Төзекләндерүгә 47 миллион сумга якын акча бүленгән, шул исәптән 44 миллион сумга якын акча федераль бюджеттан җәлеп ителгән. Күчмә чарада катнашучылар башкарылган эшләрнең сыйфатын югары бәяләде.
Николо-Березовкада Эксперт советы әгъзалары район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда җәяүлеләр маршрутлары булган һәйкәлләр тирәсендәге территорияне төзекләндерү эшләренең барышын һәм сыйфатын бәяләде. Объект тавыш бирү барышында халык тарафыннан сайланган. Проектны гамәлгә ашыруга чыгымнар 8,8 миллион сум тәшкил иткән, шуның 8,2 миллион сумы – федераль бюджет акчалары.
Агыйделдә Беренче төзүчеләр урамындагы шәһәр паркында сквер, мәчет һәм Советлар Союзы Герое Абдулла Шаһиев һәйкәле янындагы территория төзекләндерелгән. Җәяүлеләр сукмаклары ремонтланган, яктырткычлар яңартылган, территория яшелләндерелгән. Объектта эшләр тулысынча төгәлләнгән.