-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь , 18:50

Коммуналь хуҗалык тормыш дәрәҗәсен билгели

Башкаланың "Торатау" Конгресс-холлында "Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү проектларын гамәлгә ашыруда инновацион алымнар" дип аталган конференция узды.

Коммуналь хуҗалык тормыш дәрәҗәсен билгели
Коммуналь хуҗалык тормыш дәрәҗәсен билгели

Форумга федераль һәм республика хакимияте органнары вәкилләре, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге экспертлар һәм белгечләр җыелды.

Сәламләү сүзендә Русиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Ересько ассызыклаганча, Президент Владимир Путин тарафыннан 2030 елга кадәр коммуналь инфраструктураны комплекслы модернизацияләү бурычы куелган. Моның өчен процесста катнашучыларның барысын да берләштерергә, финанс агымнарын һәм тариф сәясәтен дөрес оештырырга кирәк. Спикер фикер алышу барышында иң мөһим мәсьәләләрнең хәл ителәчәгенә ышаныч белдерде.

- Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү - бүген иң актуаль темаларның берсе. Бу проектларның ничек тормышка ашырылуына һәр кешенең тормышы никадәр яхшыруы бәйле. Әгәр без бу эшне тиешенчә алып бармыйбыз икән, халык моны үзендә тоя, - дип билгеләп үтте республика вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Рөстәм Газизов.

Торак-коммуналь даирә шактый күпкырлы: ул - торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрен, идарәче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларны үз эченә алган тулы бер комплекс. Республикада ул 710 предприятиене берләштерә, алар күпфатирлы 18 мең йортка хезмәт күрсәтә.

- Коммуналь өлкәгә бөтенләй игътибар бирелмәгән катлаулы еллардан соң зур проблемалар калды, бүген аларны ышанычлы адымнар белән хәл итәргә кирәк. Федераль үзәк безгә инструментлар — гомумдәүләт һәм төбәк проектларын, аерым алганда, "Инфраструктура менюсы" федераль проектын бирә. Бүген төбәкләрнең төп бурычы — федераль ярдәмнән мөмкин кадәр тулы һәм нәтиҗәле файдалану, - дип ассызыклады Рөстәм Газизов.

2023 елдан башлап төбәк проектлары, төрле фондларның ярдәме нәтиҗәсендә республикада 19 млрд сумлык проектлар гамәлгә ашырылды һәм ашырыла.

- Һичшиксез, бу - җитди нәтиҗә. Без бүген Идел буе федераль округында кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча лидерлар булып торабыз. Һәм без алган темпны үстерү өчен барысын да эшләргә тиеш, - дип нәтиҗә ясады вице-премьер.

Конференциядә мисал итеп Нефтекамада "Бургеоинжиниринг" компаниясе гамәлгә ашыра торган канализация коллекторын һәм чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча масштаблы проект китерелде. Конференциядә катнашучылар фикеренчә, ул аны тиражлауга лаек.

- Нефтекама хакимиятен билгеләп үтәргә кирәк. Әмма һәр шәһәр дә акча алырга, яңа программаларны гамәлгә ашырырга әзер түгел. Кайвакыт муниципалитетларга мондый карар кабул итү кыен, - дип билгеләде торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова.

Ведомство җитәкчесе муниципалитетларны активрак булырга, яңалыктан курыкмаска һәм барлык мөмкинлекләрдән максималь файдаланырга өндәде, ә министрлык үз ягыннан һәрвакыт консультация бирергә һәм ярдәм күрсәтергә әзер.

Ирина Голованова, шулай ук, санлаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте, ул ихтимал булган аварияләрне булдырмас өчен акчаларны ашыгыч рәвештә кая юнәлтергә кирәклеген билгеләргә мөмкинлек бирер иде. Шулай ук, бюджеттан тыш акчалар җәлеп итәргә, концессион килешүләр һәм дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында инвесторлар белән эшләргә кирәк.

Форумда катнашучылар коммуналь инфраструктураны модернизацияләү концессияләре, төзелеш белән санлы идарә итү һәм төзелеш контроле, фальсификат төзелеш материалларының куркынычлыгы, дәүләт экспертизасы һәм башкалар темалары буенча фикер алышты.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: