Чараны Халыклар дуслыгы йорты директоры Эльмира Саматова алып барды.
Очрашуда республикада тотрыклылык һәм тынычлыкны тәэмин итүнең мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар, яшьләрнең радикаль тәртибен, экстремизмны һәм милли һәм дини нигездә конфликтларны кисәтүгә аерым игътибар бирделәр.
Чара спикеры Эдгар Погосян конфликтлы хәлләр барлыкка килү куркынычын киметүгә һәм төбәктә милләтара татулыкны ныгытуга юнәлтелгән чаралар комплексын тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, мәдәниятара диалог өчен даирә булдыру, яшьләр арасында хөрмәт һәм аңлау тәрбияләү программаларын үстерү, шулай ук халыкның барлык катламнарын профилактик эшкә актив җәлеп итү мөһим бурычлар булып тора.
Очрашуда катнашучылар көнүзәк хәвефсезлек мәсьәләләрен хәл итүдә хокук саклау органнары һәм иҗтимагый оешмаларның үзара хезмәттәшлегенең әһәмиятен ассызыклады. Төрле милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләренең мөрәҗәгатьләре һәм тәкъдимнәре тыңланды, алар республикада тынычлыкны һәм үзара аңлашуны ныгыту буенча башлангычларга ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
"Мондый очрашулар ачык диалог өчен платформа булдыра һәм безгә экстремизм һәм радикальләшү белән бәйле проблемаларны җиңеп чыгу өчен нәтиҗәле чишелешләр эшләргә мөмкинлек бирәчәк", – диде Эльмира Саматова.
Чараның икенче өлешендә киләчәккә планнар, шул исәптән конфликтларны кисәтүгә һәм күпмилләтле Башкортстанның уңай имиджын формалаштыруга юнәлтелгән уртак акцияләр, "түгәрәк өстәл"ләр һәм укыту семинарлары уздыру турында фикер алыштылар.
Шунысы игътибарга лаек: әлеге чарада төрле милләттән булган студентлар да катнашты. Аның барышында катнашучылар, яшьләрне актив социаль тормышка һәм мәдәни чараларга җәлеп итү җиңел эш түгел, дигән фикер белдерде. Күпләр, интерактив мәйданчыклар һәм социаль челтәрләр аша яшьләрнең кызыклы яшәү рәвешен булдырырга мөмкин, дип билгеләде.
Башкортстанның Татар конгрессы активистлары Миләүшә Кадыйрова һәм Алинә Сабитова «Күпер» татар-башкорт яшьләре берләшмәсе исеменнән чыгыш ясадылар. Алар яшьләрне милли тиңдәшлек һәм мәдәният мәсьәләләренә җәлеп итүнең мөһимлегенә басым ясады. Аларның сүзләренә караганда, төрле платформалар һәм чаралар ярдәмендә күп кенә яшьләр үз милләтләренең мәдәни мирасы белән кызыксына, бердәмлекнең бер өлеше булырга омтыла.
Студент Александра Старшева да үз фикере белән уртаклашты: "Яшьләрне чараларга чакыру өчен яңа алым кирәк. Без моның җиңел булмавын аңлыйбыз, әмма дөрес эшләгәндә, бик күпләр катнашыр иде". Әлеге тәкъдим чараларны оештыру процессында яшьләрнең мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алуның мөһимлеген ассызыклый.
Очрашу азагында катнашучылар, уртак тырышлык белән генә уңай үзгәрешләргә ирешергә һәм яшь буынга экстремистик идеяләр йогынтысына нәтиҗәле каршы торырга мөмкин, дигән фикергә килде.
фото: "Халыклар дуслыгы йорты" матбугат хезмәте.