-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь , 07:55

Ышык та, җылы да

Агыйдел шәһәрендә халык мөрәҗәгатеннән соң тукталышка павильон урнаштырылган.

Ышык та, җылы да
Ышык та, җылы да

Узган атнада Башкортстанга идарә итү үзәге төрле темалар буенча халыкның 5805 мөрәҗәгатен теркәгән. Бу аннан алдагы атнадагыдан 277гә күбрәк.

Юллар темасы – беренче урында, 1540 хәбәр. Мөрә­җәгатьләр саны, алдагы атна белән чагыштырганда, 26 процентка арткан. Күпчелеге юлларны кардан тазартуга кагыла. Торак-коммуналь хуҗа­лык – икенче урында, 940 хәбәр. Мөрәҗәгатьләр саны бераз кимегән. Күпләрне җылыту сыйфаты, салкын һәм кайнар су булмау, электр энергиясе “сикерү” борчый. Төзекләндерү темасы – өченче урында, 758 хәбәр. Еш кына халык иҗтимагый һәм йорт яны территорияләрендә ут булмауга зарланган. Уфа, Стәрлетамак, Күмертау һәм башка муниципалитетларда ихаталарны, паркларны һәм скверларны кардан һәм боздан чистарту буенча мөрәҗә­гатьләр килә башлаган.

Башка темалар буенча да сораулар килү дәвам итә. Мәгариф темасы буенча мөрәҗәгатьләр саны 87 процентка арткан. Күпчелеге – Уфаның яңа бистәләрендә мәктәпләр төзү үтенече. Җәмәгать транспорты буенча шикаятьләр саны да шактый күп. Уфалылар транспортны озак көтүгә һәм автобус­ларның тулып килүенә, кичке вакытта маршрутларның булмавына зарлана.

Менә берничә хәл ителгән инцидент. Уфада Мусоргский урамындагы 7нче йортта яшәүчеләрнең мөрәҗә­гатеннән соң панельләр арасындагы җөйләрне ямаганнар. Дивардан җил өрү турында урындагы кеше социаль челтәрләрдә октябрь ахырында язган һәм проблеманы хәл итүдә ярдәм сораган. Дим районы хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган. 7 ноябрьдә район коммуналь хезмәткәрләре проблеманы хәл иткән.

Ә Агыйделдә халык соравы буенча Агыйдел – Әшит юлы участогында тукталыш павильоны куелган. Хәзер автобус көткәндә җил-яңгырдан ышыкланыр урын бар.
Бу инцидентны ЦУР Октябрьский шәһәре хакимияте хезмәткәрләре белән берлектә эшләгән. 27 октябрьдә социаль челтәрләрдә бер ир Гагарин исемендәге паркта төзек булмаган тренажер турында язган. Тиз арада “Төзек­ләндерү” учреждениесе белгечләре аны ремонтлап куйган.

Баймакта Стахановская урамында яктыртуны тергез­гәннәр. Район хакимиятендә бу проблема турында белгәннәр һәм инде эш алып барганнар: финанслау һәм материаллар килүен көткән­нәр. Шәһәр электр челтәр­ләренә хезмәт күрсәтүче подрядчы оешма хезмәткәрләре башта электр линияләренең терәкләрен алыштырган, аннары Баймак коммуналь хуҗалыгы белгечләре, яңа фонарьлар, яктырткычларны беркетү җайланмалары сатып алып, урнаштырган. 31 октябрьгә барлык эшләр төгәлләнгән.

Гафури районының Красноусол авылында Коммунистик урамын яктыртканнар. Урындагы кеше социаль челтәрләрдә урам башында, “Находка” кибетеннән күпергә кадәр участокта, фонарьлар янмавын хәбәр иткән һәм проблеманы хәл итүне сораган. Гафури районы хакимияте һәм Красноусол авыл советы хезмәткәрләре мөрәҗәгатьне эшкә алган. 5 ноябрьдә Коммунистик урамында 5 яңа яктырткыч урнаштырганнар: урамнар ялт иткән.

Нефтекамада Комсомол проспектында яшәүчеләр соравы буенча авария хәлендәге агачларны кискәннәр. Инцидентны шәһәрнең коммуналь хезмәте белгечләре эшләгән. Шушы ук шәһәрдә Парковая урамы буенча 8нче йортта яшәүче кеше мөрәҗәгать иткәннән соң, йорт ихатасында җир эшләре вакытында зыян килгән асфальтны тергезгәннәр.
Мәләвездә Дан паркында көчле җилдән зыян күргән чыршыларны ныгытканнар. Тамыры белән йолкып алынган агачларны урындагы кеше күреп ала һәм 3 ноябрьдә бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Мәләвез шәһәре хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык бүлеге аны эшкә ала. 5 ноябрьдә парктагы чыршыларны яңадан утыртып, ныгытып куйганнар.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: