Соңгы елларда "белеп туган" шәп киленнәр ана капиталын акчалата үзләштерүнең бик җиңел юлын эзләп тапты - иренең әти-әнисе салган йортны сатып алалар. Бер атуда - ике куян, йортлы да, акчалы да булалар.
Рәвидә апага да килгән шундый килен. Итәгендә баласы да булган. Төпчегенең бәхетле күзләрен күреп, үз күзләрен күп нәрсәгә йомган сабыр апа. Уртак балалары тугач, гаилә күркәмләнеп китәр дип көткән ул. Әмма яшьләрнең баласы сукыр булып тугач, янә күңеле кителгән. Шулай да моны беркемгә дә сиздермәгән, барлык көчен оныгын карауга биргән.
Йортка тагын бәби кайткан, монысы инде сау-сәламәт. Менә бәхет! Улы җир җимертеп эшли, мал таба, үзе йорттагы барлык эшкә дә өлгерә, дөньясын гөл итеп тота. Килен генә бераз йөремсәк диимме... Яшьлек белән узар әле!
Әмма яшьлек узарга да өлгерми, Рәвидә апаның газизе фаҗигале һәлак була. Сукыр оныгы белән бергә аның да күзләре йомылгандай була - ул берни күрми, берни ишетми торган халәттә кала. Әмма озакка түгел. Улының кырыгын укытканда килененә игътибар белән күз сала. Яшь хатынның битенә яңа кашлар кунган, озын керфек эленгән, иреннәр бүрттерелгән, тырнаклар үстерелгән, я Ходай....
Ә улы корган тормыш соң! Ул таралып бетә язган бит - маллары, машинасы, башка тимер-томыры сатылган, абзарлар ябылган, ихатада җилләр исә.
Улы рухына дога белән тәмамланган табыннан соң, шул ук кичтә Рәвидә апа үзенең йортсыз калуын белә. "Синең монда бернәрсәң дә юк, иртәгәдән баланы сукырлар интернатына тапшырам. Минем яраткан кешем бар, аны барыбер үземнеке итәчәкмен, ычкын моннан, карт карга!"
Заманында аны авылның чибәр килене дип ярата иде халык. Менә сиңа, карт карга...
Апа, елый-елый, төенчекләрен төйни. Аларны ишек төбенә кадәр китереп куя. Әмма аны ачып чыга алмый, чөнки барыр җире юк. Оныгы да итәгенә ябышкан.
Нишләргә? Ничек ярдәм итеп була Рәвидә апага, сез ничек уйлыйсыз, дуслар?
Фото: "Моя Уфа"