+1 °С
Болытлы
VKOKTelegram80 - ҖИҢҮ
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 ноябрь 2024, 07:40

Акчагызны кайтарабыз, дип алдаганнар

Мошенниклар, үтәлмәгән хезмәтләр өчен акчаларны кире кайтару сылтавы белән, Башкортстанда яшәүчеләрне 1,6 миллион сумга алдаган.

Акчагызны кайтарабыз, дип алдаганнар
Акчагызны кайтарабыз, дип алдаганнар
Алданучыларның берсенә – Учалы районының Учалы авылында яшәүче 34 яшьлек хатынга үзләрен тикшерүчеләр дип таныштырган мошенниклар шалтыраткан. Җинаятьчеләр аңа интернет-мәйданчыкта элек сатып алынган ялган товар өчен акчаны кире кайтарырга ярдәм итә алулары турында хәбәр иткән.
 
Хатын-кыз ризалашкан һәм аларның күрсәтмәләре буенча зыянны каплауга гариза яза башлаган. Мошенник белдерүенчә, гаризаны теркәү өчен аңа 4 мең сумны махсус исәпкә күчерергә кирәк булган. Ул аны күчергән.
 
Бер атнадан соң хатын-кызга яңадан шалтыраталар, бу юлы мошенник үзен адвокат дип таныштыра. Ул аның эше белән шөгыльләнүен аңлата һәм дәгъва гаризасы язуын сорый, ләкин аны теркәү һәм юристлар хезмәтләре өчен түләү өчен 50 мең сумга якын акча кертергә кирәк була. Хатын җинаятьчеләргә ышана һәм акча җибәрә. Соңрак аңа яңадан ялган адвокат шалтырата һәм хатынның 12 миллион сумлык эш отуын хәбәр итә. Ләкин, акча кулга алынганлыктан, аны чыгару өчен пошлина түләргә кирәк булачак, имеш. Бу юлы хатын мошенникларга 200 мең сумга якын акча күчергән.
 
Инкассаторлар эшенә түләүдән алып таможня хезмәтенә кадәр төрле сылтаулар белән, мошенниклар аны яңа суммалар кертүне дәвам итәргә күндерә. Нәтиҗәдә, ул аферистларга 700 мең сумга якын акча күчергән.
 
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы янә бер кисәтә: төрле “юристлар” шалтыратып, зур суммадагы акчагызны кайтарырга вәгъдә итә икән, аларның мошенниклар булуына шикләнмәгез дә. Уяу булыгыз, сезгә таныш булмаган номерлардан шалтыратучы ят кешеләргә ышанмагыз!

 Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: