Патриотлык балачактан тәрбияләнә
Патриотлык темасына багышланган әлеге чараны уздыру өчен бу уку йорты юкка гына сайланмады. Биредә патриотик эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Районда тәүге кадет сыйныфы да нәкъ биредә ачылды. Шулай ук, әлеге мәктәп укытучысы Зәки Бикбаев җитәкчелегендәге эзтабарлар отряды да биредә башлангыч алды һәм мондагы тәҗрибә башка мәктәпләргә дә таралды. 2015 елдан алар “Хәтер вахтасы” чикләрендә Ленинград өлкәсендә дәһшәтле алышлар барган урыннарда эзләнү эшләрендә катнаша. Районның М. Шәйморатов исемендәге “Йолдыз” хәрби-патриотик клубы да шушы авылда урнашкан.
Махсус хәрби операциядәге якташларга ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлек тә Кабак авылы биләмәсендә актив бара. Өлешчә мобилизация игълан ителеп, ир-егетләр махсус хәрби операция зонасына юллану белән Кабак авылы мәктәбе якташларына ярдәм җыю максаты белән районда тәүгеләрдән булып зур ярминкә оештырды. Анда укытучылар коллективы, укучылар, ата-аналар һәм авыл халкы катнашты. Бүген дә бу юнәлештә эш актив алып барыла. Чараның кунагы – “Малыш” позывнойлы яугир дә әлеге мәктәпне тәмамлаган, ә бүген аның балалары биредә белем ала.
Җылы очрашу
Махсус хәрби операция зонасыннан каты яраланып, ялга кайткан Раил Баһаветдинов белән очрашу бик җылы шартларда үтте. Яугир сүзен укытучыларына рәхмәт әйтүдән башлады. Аларның дөрес тәрбиясе егеткә тормышта үз урынын табарга ярдәм иткән, ир-егетләргә хас булган кыюлык, батырлык, ватанпәрвәрлек, Туган илне сөю кебек сыйфатлар да әти-әнисе һәм укытучыларының тәрбиясеннән килә. Патриотлык, Туган илең белән горурлану хисләрен безнең канга мәктәптә укыганда ук сеңдерделәр, ди егет.
Очрашуда Кабак авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Руслан Әюпов, яугирнең туганнары, укытучылары чыгыш ясады, ә укучыларга чын герой белән күзгә-күз аралашу, кызыксындырган сорауларын бирү өчен бер дигән мөмкинлек булды.
– Кабак мәктәбе укытучыларының эшчәнлеге, төпле белем, дөрес тәрбиянең нәтиҗәләре бүгенге авыр вакытларда аеруча сизелә. Әле сентябрь аенда гына Кабак авылыннан 7 ир-егет үз теләге белән батырлар сафына кушылды, илебезне саклауны алар үз бурычы дип исәпли. Тылдагылар да Җиңүгә үз өлешен кертә. Шулай бердәм булсак, Җиңү озак көттермәс, – дигән ышаныч бердерде Руслан Фәнис улы һәм укучыларны белемле булырга, тарихыбызны белергә, заман технологияләрен үзләштерергә чакырды.
Лицей директорының тәрбияви эш буенча урынбасары, Раил Баһаветдиновның сыйныф җитәкчесе Светлана Григорьева укучысы турында зур канәгатьлек белән сөйләде.
– Раил кечкенәдән бик актив, тырыш булды. “Мин булдыра алмыйм”, “Минем килеп чыкмас”, “Мин бармыйм”, “Мин эшләмим” дигән сүзләрне аңардан беркайчан да ишеткәнем булмады. Нәрсәгә генә тотынса да, аны зур тырышлык салып, ахырына җиткерә. Алар дүрт бала үсте, барысы да безнең мәктәптә белем алды, барысы да бик тырыш. Бу әти-әниләренең дөрес тәрбиясе нәтиҗәсе, чөнки күркәм сыйфатлар, тәү чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. Раилнең балалары да әти-әниләреннән үрнәк алып үсә. Башлангыч сыйныфларда укучы өлкән улы – нәкъ әтисе. Шулай ук барлык чараларда катнаша, кул көрәше белән шөгыльләнә, – диде Светлана Ильинична, укучысы белән горурланып.
Раил Рәфыйк улы мәктәп елларын зур җылылык белән искә алды. Махсус хәрби операция зонасына юлланганчы ул төзелеш өлкәсендә эшли: башта ташчы, мастер, бригадир булса, аннары подрядчы сыйфатында республикабыз районнарында йортлар салу белән шөгыльләнә.
Өйләнә, хатыны Зөлфия Хәлфетдин кызы белән өч бала тәрбиялиләр: 10 яшьлек улы һәм 9 яшьлек кызы урындагы мәктәптә укыйлар, кечесенә әле нибары өч яшь. Туган авылында төпләнеп кала ул, җир биләмәсе алып, күркәм йорт салып керәләр.
Узган елның июлендә Раил, Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына юллана. Әлбәттә, якыннары өчен авыр булса да, аның бу карарын гаиләсе аңлап кабул итә. Башкача булдыра алмый Раил, чөнки бихисап дуслары, якыннары мобилизация буенча илебезне сакларга киткәч, ул читтә кала алмый. Балалары тыныч күк йөзе астында үссен өчен дошманнарны үз җирләрендә тар-мар итәргә кирәк, монда үтеп кермәсеннәр, дип, ул да кулына корал ала.
Әйткәндәй, “Кызыл таң”ның буклетын кулына алу белән ул үзенең яудашын танып алды – басмабызның якын дусты Радик Динәхмәтов белән алар 31нче полкта бергә хезмәт итә икән. Еш кына Раилгә яудан соң яраланган иптәшләрен тылга чыгарырга туры килә, аларны медиклар кулына тапшыралар. Белүебезчә, Радик та санитар-водитель булып хезмәт итә. Ротация вакытында да бергәбез, ди егет, хәрби дусларын искә алып. Үзе монда ялда булса да, алар белән элемтәне өзми ул. Реабилитациядән соң янә аларга ярдәмгә барырга омтыла.
Аңа “Малыш” дигән позывной бирүләренә мин бераз аптыраган идем. Карап торуга әзмәвердәй егеткә шулай дип әйтү дә мөмкин түгел кебек. Аны аңа командирлары биргән икән. Алдан гына җитәкчелеккә кыскарак буйлы егет кергән булган, аның позывное – “Большой”. Аңардан соң кергән Раилгә: “Димәк, син “Малыш” буласың инде”, – дигәннәр. Яратып, хәзер авылдашлары да аңа “Безнең малыш” дип дәшә.
Балаларга яугир үзенең үгет-нәсыйхәтләрен дә бирде. “Әти-әниләрегез, укытучыларыгыз әйткәннәрне тыңлагыз, тәртипле булыгыз, тырышып укыгыз, алган белемнәрегез тормышта бик кирәк булачак”, – диде ул.
– СВОдагы егетләргә җиңел түгел. Безгә сезнең – тылдагыларның ярдәмен тою көч бирә, рухыбызны күтәрә, – диде яугир, Кырмыскалы районы, авыл биләмәсе хакимиятенә һәм барлык якташларына ярдәмнәре өчен чиксез рәхмәтләрен җиткереп. – Сезнең хатлар, рәсемнәр безнең өчен аеруча мөһим. Без аларны блиндажларда элеп куябыз. Хәзер инде алар миндә бик күп җыелды. Башка полктагы егетләр кереп укый да... күзләренә яшь килә. Әлеге хатлардан туган як җылысы бөркелеп тора. Рәхмәт сезгә! Һәрбер сугыш җиңү белән тәмамлана, без дә тиздән Җиңү белән кайтачакбыз!
Ир-егетләр шулай сынала
Яугирнең чыгышыннан соң укучылар сорауларын бирде. Раилнең яралану буенча ялга кайтуын барысы да белә. Бу яралануны ничек алу белән дә кызыксынды балалар. Штурм вакытында яраланган: шартлау нәтиҗәсендә ярчыклар сул аягын һәм кулын яралаган.
“Сугышта курку хисе буламы? Алыш барышында яугирләр нинди хисләр кичерә? Беренче бәрелешне хәтерлисезме?” кебек сораулар бер-берсен алыштырып торды. Батыр якташлары залда утырган малайларны физик әзерлекле булырга, үзләрен мәктәп елларыннан ук армия хезмәтенә әзерләргә чакырды.
– Һәр ир-егет армиядә хезмәт итәргә, бу сынау һәм чыныгу чорын үтәргә тиеш. Армия шартларында тормышның, якыннарыңның кадерен ныграк аңлый башлыйсың. Армия егетләрне кыю ирләр итеп тәрбия-
ли, – диде яугир.
Мондый очрашулар үсеп килүче буында үз иле өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Балалар, чын геройларның янәшәдә яшәвен күреп, алардан үрнәк алып, батырлык, Туган илгә мәхәббәт кебек сыйфатларны үзләрендә ныгытып үсәргә тиеш. Әлеге чара да бу яктан зур әһәмияткә ия булды.
Җыелучылар батыр якташларына рәхмәтләрен җиткерде, аның белән фотога төште. Җиңү яулап кайтканнан соң тагын да шундый очрашу оештырырга сүз куештык. Ул үзен озак көтермәс, дип ышанасы килә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.