Чибәр, уңган, өлгер, булдыклы, көчле рухлы, диләр авыл хатын-кызлары турында. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки авыл ялкауларны яратмый. “Авыл хатын-кызлары: эшләр, мәшәкатьләр, киләчәк” дигән темага семинар да нәкъ шундый гүзәл затларыбызны бер мәйданга – Кырмыскалы районы Мәдәният сараена җыйды. Башкортстанның Хатын-кызлар берлеге оештырган чарада республикабызның төрле районнарындагы хатын-кызлар советлары рәисләре, Кырмыскалы районы активы, эшкуар хатын-кызлар катнашты.
Халыкара авыл хатын-кызлары көненә туры китереп оештырылган һәм төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшидә Солтанова алып барган семинарга җыелучылар көнүзәк мәсьәләләрне тикшерде, тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Әйе, хатын-кыз үзенең йомшак күңеле аша яшәештәге четерекле мәсьәләләрне нечкәрәк тоемлый. Шуңа әлеге очрашу үзләрен борчыган барлык проблемаларны уртага салып сөйләшү, алар буенча фикер алышу һәм хәл итү юлларын билгеләү өчен бик яхшы мөмкинлек булды. Әлбәттә, семинарда күтәрелгән мәсьәләләр арасында авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә, күпбалалы гаиләләргә, эшкуарларга ярдәм чараларына кагылышлылары да булды, шулай ук, хатын-кызларның сәясәттә һәм гаиләдәге роле турында да сөйләштеләр.
Бүген илдә һәм республикада бер генә тармакны да хатын-кызсыз күз алдына китереп булмый. Шул ук вакытта гүзәл затлар арасында эшкуарлар, сәясәт белән шөгыльләнүчеләр, хәтта көч структураларында зур вазыйфа биләүчеләр дә бик күп. Кырмыскалы районы хатын-кызлары арасында да эре оешмаларга җитәкчелек итүчеләр, депутатлар, авыл биләмәләре башлыклары бихисап. Махсус хәрби операция башлану белән хатын-кызларыбыз берләшеп, ир-егетләребез тизрәк җиңү белән туган якларына кайтсын өчен бик зур эшләр башкара, дип билгеләде чыгышында район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева.
Районның башкалага якын булуы күпләрне үзенә җәлеп итә, яшьләр дә авылда кала, шул ук вакытта укытучылар һәм медицина хезмәткәрләренә кытлык бар әле. “Авыл укытучысы”, “Авыл фельдшеры” программалары буенча ел саен белгечләр килә, ләкин кадрлар картая, аларга да алмаш кирәк. Бүген укытучыларның уртача яше 50 һәм аннан өлкәнрәк. Республика һәм федераль программалардан тыш, яшь белгечләр өчен район бюджетыннан да дәртләндерү чаралары бар, дип билгеләде Гөлнара Мәсхүт кызы.
Авыл хуҗалыгы консультация үзәгенең агросәнәгать комплексын мәгълүмати-консультацион тәэмин итү секторы мөдире Илвира Сәфиуллина авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә булган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде, һәрбер программага, грант конкурсларына аерым тукталып, аларда катнашу шартларын һәм тәртибен аңлатты, залда утыручыларның сорауларына җавап бирде. Иске Муса авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Илмира Галиәхмәтова үзенең соравы белән теләк-тәкъдимен дә җиткерде. Авылда үз эшләрен башлаучылар, байтак еллар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүчеләр күп, ләкин алар дәүләт ярдәмен юллый белми. Шуның өчен аларга махсус укулар оештырылып, консультатив ярдәм күрсәтелсә, бик яхшы булыр иде, диде Илмира Әнвәр кызы. Аның тәкъдимен Илвира Нуриман кызы да хуплап, үз эшләрен башлап, дәүләттән ярдәм алырга теләүчеләр өчен республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Консультация үзәге белгечләрен чакырып, махсус семинар оештыру, анда кырмыскалылылардан тыш, күрше район вәкилләрен дә чакыру мөмкин булачагын әйтте. Районның авыл хуҗалыгы идарәсенә дә бу башлангычка ярдәм күрсәтергә кушылды.
Эшлекле очрашуда республиканың Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Эльвира Абдуллина, “Авылда яшәүче хатын-кызларга социаль гарантияләр” темасы буенча чыгыш ясап, күпбалалы һәм аз керемле, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә тиешле өстенлекләр, түләүләр һәм субсидияләр турында сөйләде.
– Безнең республикада гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга дәүләт ярдәме күрсәтү социаль сәясәттә төп юнәлешләрнең берсе булып кала, – диде Эльвира Ришат кызы. – Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге аша 50дән артык социаль ярдәм чаралары каралган, алар белән 1 миллионнан артык кеше файдалана. Кырмыскалы районында төрле түләүләрне 36667 гаилә ала.
Шулай ук, Эльвира Абдуллина социаль контракт, балаларга айлык пособие тәгаенләү һәм уллыкка (кызлыкка) бала алучы гаиләләргә тиешле акчалата пособие билгеләү шартларына аерым тукталып үтте, залдан яңгыраган сорауларга җавап биреп, һәрбер мәсьәлә буенча аңлатма бирде.
Семинарда хатын-кызлар берләшмәләренә дистә еллар дәвамында җитәкчелек итүчеләр дә үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай, Стәрлетамак районыннан Люция Шәяхмәтова 30 елдан артык әлеге иҗтимагый оешманың рәисе булып тора. Үзенең чыгышында ул, Стәрлетамак районы үсешендә хатын-кызларның роле турында сөйләп, бүген дә алар берләшеп махсус хәрби операциядәге яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүләре, эшне ничек оештырулары турында сөйләде. Ишембай районының Гүзәл Шаһиева җитәкчелегендәге “Без бергә” хатын-кызлар берләшмәсе эшчәнлеген төрле юнәлештә алып бара, шулай ук, аның актив әгъзалары Русиянең төрле төбәкләрендә узган чараларда республика данын яклап чыгыш ясый һәм үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Башкортстан Республикасы Хатын-кызлар берлеге рәисе урынбасары, “Трикотажница” җәмгыяте директоры Зөһрә Исмәгыйлевага Кырмыскалы районы бик якын, биредән ул депутат булып сайланды. Байтак авылларда булып, мондагы проблемалар белән дә яхшы таныш. Залда утыручы авыл биләмәләре хакимияте башлыклары төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәткәне өчен Зөһрә Салават кызына чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
Ул бүген актив рәвештә хәйриячелек белән дә шөгыльләнә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга зур ярдәм күрсәтә, хәтта үзе дә гуманитар йөкне озата.
Шулай ук, Русиянең Хатын-кызлар берләшмәсендә эшкуарлар клубы төзелүе, аның эшчәнлеге турында сөйләде һәм безнең республикада да шундый берләшмә булдырырга тәкъдим итте. Шулай ук, яшь һәм чибәр булып калу серләре белән уртаклашуын да үтенде аннан залда утыручы гүзәл затлар.
Вакытында Туймазы районындагы иң эре колхозга 15 ел уңышлы җитәкчелек иткән, бүген Башкортстанның аграр берлеге рәисе Лилия Кәшфуллина да авыл хатын-кызларының гаиләнең дә, гомум илебезнең дә тотрыклылык һәм иминлек тоткасы булуын билгеләде. Авыл җирендә төрле юнәлештә эшчәнлек алып баручы эшкуар хатын-кызларны мисал итеп китереп, аларның эшчәнлеге турында сөйләде. Шуларның берсе – Бүздәк районындагы эре фермер хуҗалыгы башлыгы Шафоат Хабибрахманова. Аның предприятиесе 10 мең гектар мәйданда елына 13 мең тонна яшелчә, 25 мең тонна бөртекле, 88 мең тонна техник культуралар үстерә. Шулай ук, анда республикада – беренче, ә Русиядә өченче киндер эшкәртү заводы эшли башлаган. Әлеге культураны да үзләрендә үстерә. Бүген анда 250-300 килограмм чималдан төрле тукымалар җитештерелә. Менә шундый эре крестьян-фермер хуҗалыгына яшь кенә хатын-кыз, биш бала анасы җитәкчелек итә, диде Лилия Кәбир кызы, республикабызда мондый уңган эшкуарларның бик күп булуын билгеләп. Шулай ук, үз эшен башлаучы хатын-кызларга киңәшләрен дә бирде.
Кырмыскалы районы иҗтимагый оешмасының эшчәнлеге дә мактауга лаек. Барлык авыл биләмәләрендәге актив хатын-кызларны берләштерүче оешма байтак еллар Зөлфия Котлыева, Альмира Хәкимова кебек оста җитәкчеләрнең кул астында эшләде. 2020 елдан аңа район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Виктория Мөхәммәдиева җитәкчелек итә. Виктория Риф кызы бүген эшчәнлекнең ничек оештырылуы, казанышлар турында сөйләде. Республикада иң тәүге волонтерлар штаблары Кырмыскалыда ачылды. Гүзәл затларыбыз җитәкчелек иткән мондый хәрәкәтләр хәзер һәрбер авыл биләмәсендә эшли. Әйткәндәй, әлеге чара алдыннан Мәдәният сарае фойесында Сәвәләй авылының Раушания Рамазанова җитәкчелегендәге “Ватан” һәм Шәйморатов авылының Гөлнара Нигъмәтуллина җитәкчелегендәге “Алга, шәйморатовчы!” волонтерлар хәрәкәтләре эшчәнлеге белән якыннан танышырга мөмкин булды.
Чарада район тормышында актив катнашучы хатын-кызларга Башкортстан Республикасы Хатын-кызлар берлегенең Мактау грамоталары тапшырылды.
Чара ахырында педагогия фәннәре кандидаты, психодраматист, проектлау, үз-үзеңне оештыру һәм берләшмәләрне үстерү буенча эксперт Нина Филиппова, “Бәхеткә дүрт адым” дигән осталык дәресе күрсәтеп, залда утыручыларга махсус практика ярдәмендә уңышка ирешү юлларын өйрәтте.
Гомумән, семинар барлык яклап та файдалы һәм эчтәлекле булды, дип зур ышаныч белән әйтергә мөмкин. Семинарда катнашучылар иркенләп аралашып, мәгълүмат туплап һәм тәҗрибә уртаклашып таралышты.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.