+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь , 18:45

Күчемсез милек буенча бәхәсләр туса...

Хәзерге вакытта милек бәхәсләре суд эшләрендә шактый зур урын алып тора. Кешеләр мирасны бүлешә алмый, җир биләмәсе чикләре турында бәхәсләшә, суд аша күчемсез милек килешүен гамәлдән чыгарырга тели... Күчемсез милеккә бәйле нинди дәгъвалар белән кешеләр ешрак судка мөрәҗәгать итә? Эшне судка җиткермәс өчен нәрсә эшләргә һәм суд карары законлы көченә кергәч нинди гамәлләр кылырга кирәк? Бу хакта Башкортстан Республикасы буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең Архангель һәм Кырмыскалы районнары буенча муниципальара бүлеге җитәкчесе урынбасары Илфат Әрдәширов белән сөйләштек.

Күчемсез милек буенча бәхәсләр туса...
Күчемсез милек буенча бәхәсләр туса...
– Илфат Рәшит улы, кешеләр судка ешрак нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итә?
– Нигездә, торак йортларга, алар урнашкан җир һәм бакча биләмәләренә милек хокукын тану, ир белән хатын арасында мөлкәтне бүлү турында бәхәсләр күп. Торак биналарны сату-алу һәм бүләк итү килешүләренә карата дәгъвалашу очраклары да еш очрый. Мирас булып калган милекне рәсмиләштерүдә, шулай ук, ана капиталына сатып алынган гомум милектәге торак бинадагы өлешләрне бүлү буенча да бәхәсләр еш туа.
 
– Кешеләр судка бара икән, димәк, теге яки бу мәсьәләне үзара сөйләшеп кенә хәл итә алмыйлар?
– Суд – ул соңгы чара. Суд инстанцияләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге кешеләрнең һәм оешмаларның үз хокукларын яки килешүләрне вакытында рәсмиләштермәве белән бәйле. Димәк, документларны һәм хокукларны теркәүгә җаваплы карамаганнар, ул вакытта моның мөһимлеген аңламаганнар яки кирәк дип тапмаганнар.
Кайвакыт сатучы һәм сатып алучы килешү төзиләр, ләкин соңгы чиктә кайсыдыр хокукның күчүен теркәүдән баш тарта. Мондый очракта бәхәсне үзара сөйләшеп-килешеп хәл итү яхшырак. Әгәр дә бу барып чыкмый икән, судка мөрәҗәгать итәргә генә кала.
Шулай ук җир биләмәләре хуҗалары межалау барышында җибәрелгән хаталарны төзәтергә тели. Ләкин практикадан күренүенчә, күп очракларда күршеләр чикләрне үзара килешеп билгели. Килеп туган проблеманы үзләре генә хәл итә алмаганда, берсенең тәкъдиме белән икенче як килешми, суд дәгъвалары еллар буе дәвам итәргә мөмкин.

– Җир биләмәсенең чикләрен бил­геләүдә бәхәс килеп туган очракта нишләргә соң?
– Реестр хатасын төзәтергә һәм дөрес чикне билгеләргә мөмкин. Моның өчен “Росреестр”га гариза язарга һәм мондый хатаны күрсәтеп межа­лау планын китерергә кирәк. Ләкин мондый тәртип чиктәш җир биләмәләре хуҗаларының үзара ризалыгы буенча гына мөмкин. Әгәр күршең җир биләмәләре арасындагы чикне ачыкларга риза түгел икән, суд тикшерүеннән башка булмый.

– Мирас эшләре буенча судка мөрәҗәгать итүчеләр күп дигән идегез. Бу нәрсә белән бәйле?
– Менә күптән түгел генә булган хәл. Оныгы нәнәсеннән калган йортны рәсмиләштерә алмый. Башка төбәктә яшәү сәбәпле, тиешле вакытта – ярты ел эчендә нотариуска мөрәҗәгать итмәгән. Вакыт чыгу сәбәпле, нотариусның мирас турында таныклык бирергә хокукы юк. Аңа судка мөрәҗәгать итәргә туры килде.
Мирас калдыручының хокукы теркәлмәгән яки документлар белән расланмаган очраклар да бик күп. Димәк, мирас алучылар исемлегенә кертү турында таләп куярга кирәк.
Еш кына вафат булган кешенең милеккә хокукын теркәгән һәм шул милеккә дәгъва итүче башка мирас алучы арасында бәхәсләр суд аша гына хәл ителә.

– Ир белән хатын үзләренең милек бәхәсләрен судта еш хәл итәме?
– Еш кына ир яки хатынның милекне сатуга ризалык бирмәве аркасында проблемалар килеп туа. Әгәр бер якның ризалыгы юк икән, Реестр тарафыннан Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына мондый килешүнең өченче затның ризалыгыннан башка үткәрелүе турында белешмә кертелә. Мондый мәгълүмат Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры белешмәләрендә чагылачак. Еш кына безгә килешү төзүче яклар, сатучының хатынының (иренең) ризалыгын соңлап булса да китереп, мондый билгене алып ташлауны сорыйлар. Ләкин закон тарафыннан мондый билгене “алып ташлау” каралмаган. Мондый бәхәсләр килеп тумасын өчен килешү төзегәндә үк кирәкле ризалыкны да тапшырырга кирәк.

– Суд карары көченә кергәннән соң, милекче нәрсә эшләргә тиеш? Сез шунда ук суд карарын тормышка ашырырга тотынасызмы, әллә монда да үз тәртибе бармы?
– Суд тарафыннан танылган күчемсез милеккә хокук милек өчен гомум кагыйдә буенча аның дәүләт теркәве үтү вакытыннан барлыкка килә. Әгәр суд сезнең файдага күптән көтелгән карарны чыгарса, сезгә Күпфункцияле үзәкнең якындагы офисына мөрәҗәгать итәргә һәм гариза, законлы көченә керүен ачыклаган тамга булган суд актын һәм дәүләт пошлинасы түләү турындагы документларны тапшырырга кирәк.

– Күчемсез милек буенча килеп туган мәсьәләләрне ничек хәл итәргә? Судка ук барып җитмәс өчен нишләргә?
– Документларны рәсмиләштерүгә җаваплы карарга кирәк, әгәр дә сезне нәрсәдер сагайта икән, документларга имза куярга ашыкмагыз, әгәр килешү төзү белән ашыктыралар икән – бу да уйланырга сәбәп.
Күчемсез милек турында сораштырыгыз. Әлбәттә, хокук бирә торган документларның төп нөсхәсен сорап алыгыз, аларны өйрәнегез. Шулай ук Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтәгә заказ бирергә һәм күчемсез милеккә хокукларның никадәр еш күчүен тикшерергә мөмкин. Әгәр дә кыска вакыт эчендә милек берничә кеше исемендә булган икән, бу да уйланырга сәбәп: сезгә кадәр ялган килешү төзеп, аннан котылырга уйламыйлар микән?
Сатучы күчемсез милекнең хуҗасы булуына инаныгыз. Әгәр килешү ышанычнамә буенча башкарыла икән, хуҗасы белән очрашырга һәм турыдан-туры сөйләшергә киңәш итәбез. Чынлап та ул күчемсез милкен сатарга җыенамы? Шулай ук ышанычнамәнең дөреслеген дә Федераль нотариаль палата сайтында тикшерү артык булмас. Әгәр сез сатучы икән, ышанычнамәне төзегәндә үзегез белгән, ышанычлы кешене сайлаячаксыз. Чөнки белмәгән-күрмәгән, начар репутацияле кеше фатирны сатып, аннан кергән акчаны сезгә тапшырмаска да мөмкин.
Исәп-хисап процедурасына да игътибарлы булыгыз. Әгәр сез сатып алучы икән, “Росреестр”да хокукларыгыз теркәлмичә, акчаны сатучыга бирми торыгыз. Чөнки кайбер сәбәпләр буенча килешү туктатылырга яки бөтенләй килеп чыкмаска мөмкин. Киресенчә дә булуы ихтимал. Еш кына акчаның бер өлеше генә сатучыга тапшырылып, документта түләү тулысынча башкарылды дигән язу булырга мөмкин. “Акчаның калган өлешен якын көннәрдә түләп бетерәм, “ипи өсте” – дигән сүзгә ышанып, култамгагызны куясыз икән, акчасыз калуыгыз бар.
Килешүдә хакны түбәнрәк күрсәтүне сораучылар да бар. Шуңа мондый очракларда саклык чараларын күрергә һәм исәп-хисапны банк аша үткәрергә киңәш итәбез.
Барысы да үзебездән тора: һәр эшкә игътибарлы, җаваплы карарга кирәк.

– Илфат Рәшит улы, файдалы ки­ңәшләрегез өчен зур рәхмәт. Әлеге әңгәмәдән “Кызыл таң” гәзитен укучылар да үзләренең байтак сорауларына җавап тапкандыр, дип ышанасы килә.

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА әңгәмәләште.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: