Шул рәвешле 77 мең кеше яши торган 213 күпфатирлы йортны колачлау мөмкин булды. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференцэлемтә режимында уздырган атналык оператив киңәшмәдә республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова хәбәр итте.
2024 елда «Башкортстан ихаталары» программасы бюджеты, муниципалитетлар ягыннан финанслауны исәпкә алып, 1 млрд сумнан артык тәшкил итте. Шунысы мөһим: ихаталарны проектлаганда аларның тарихи өлешен саклап калырга, планировка һәм архитектура карарларының югары сыйфатын тәэмин итәргә, халык төркемнәренең аерым мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тырышалар.
Ирина Голованова билгеләп үткәнчә, программаны гамәлгә ашыруның алты елында 1 469 ихата төзекләндерелгән. Алар территориясендә 2 442 күпфатирлы йорт урнашкан, аларда 879 мең кеше яши.
2025 елга планнарда - 98 ишегалды территориясен төзекләндерү, программада катнашучылар санын 33тән 40 муниципалитетка кадәр арттыру - "Башкортстан ихаталары" программасы – халык тарафыннан иң кирәкле программаларның берсе. Мин кая гына барсам да, кешеләр һәркайда үз ихата территориясен тәртипкә китерүне сорый, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе республика Хөкүмәтенә бюджетны формалаштырганда әлеге программаны гамәлгә ашыруга мәҗбүри рәвештә акча салырга һәм мөмкин булганча аны финанслау күләмен арттырырга кушты.