-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь , 12:40

Даурен Абаев Радий Хәбировны котлады

Мәскәүдә ТАСС матбугат үзәгендә 26 һәм 27 ноябрьдә Уфада узачак Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XX форумына багышланган матбугат конференциясе узды.

Даурен Абаев Радий Хәбировны котлады
Даурен Абаев Радий Хәбировны котлады
- Мөмкинлектән файдаланып, форумның үзенчәлекле символизмын билгеләп үтәсе килә, - дип билгеләп үтте матбугат конференциясендә Казахстан Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Даурен Абаев. – Ул быел 450 еллыгын билгеләп үтүче Уфада узачак. Хөрмәтле Радий Фәритович, үз исемемнән һәм барлык казахстанлылар исеменнән сезне бу күркәм дата белән котлыйм.

Искәртәбез, Русия һәм Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумы 26-27 ноябрьдә Уфада яңа Көрәш сарае базасында узачак. Ике көн дәвамында Русия һәм Казахстан төбәкләре арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек потенциалын гамәлгә ашыру, ике илнең төбәкара элемтәләрен һәм сәнәгать кооперациясе мөмкинлекләрен киңәйтү темасына фикер алышулар оештырылачак.

Шулай ук кунакларны бай мәдәни программа көтә. Юбилей форумы нәтиҗәләре буенча илләр төбәкара һәм чик буе хезмәттәшлеге программасына кул куячаклар, ул 12 төрле тармакта 140ка якын чараны үз эченә ала.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: