+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь , 14:50

Пенсионерны 5 миллион сумга алдаганнар

Аферистлар үзләрен ФСБ һәм "Росфинмониторинг" хезмәткәрләре дип кенә түгел, энергия сату компаниясе вәкилләре дип тә таныштырган.

Пенсионерны 5 миллион сумга алдаганнар
Пенсионерны 5 миллион сумга алдаганнар
Ишембай районының Петровское авылында яшәүче 71 яшьлек иргә билгесез номердан шалтыратканнар. Шалтыратучы үзен энергия сату компаниясе хезмәткәре дип таныштырган һәм мәгълүматларны автомат рәвештә тапшыру өчен электр счетчигына модуль урнаштырырга кирәклеген әйткән. Ул шулай ук заявканы Дәүләт хезмәтләре аша бирергә мөмкин, моның өчен смстан кодны әйтергә кирәк, дигән. Пенсионер мошенникларга ышанган һәм кодны атаган.

Ләкин сөйләшү вакытында ул шалтыратучыларның берсе аның милке турындагы мәгълүматларны белергә тәкъдим иткәнен ишетә. Бу пенсионерны сагайта, һәм ул мошенник белән сөйләшкәнен аңлый.

Шул ук кичне аңа, имеш Дәүләт хезмәтләреннән, аның аккаунтына яңа җайланмадан керү башкарылуы турында хәбәр килә. Хәбәрдә шулай ук ярдәм хезмәте номеры күрсәтелә, пенсионер шунда шалтырата. "Роскомнадзор"ның шәхси мәгълүматларны саклау буенча идарәсенең баш белгече итеп таныштыра үзен телефонны алган кыз. Ул видеоэлемтә буенча шалтыратышырга тәкъдим итә һәм Дәүләт хезмәтләрендә парольне алыштырырга "ярдәм итә". Соңрак иргә үзен "Росфинмониторинг" хезмәткәре дип таныштырган җинаятьче шалтыраткан, ул хәбәр иткәнчә, пенсионер исеменә мошенниклар ышаныч кәгазе рәсмиләштереп булыша. Ул пенсионерны шуның аркасында җинаять эше кузгатылган һәм аңа булган хәл турында беркемгә дә сөйләргә ярамый, дип ышандырган.

Кыскасы, башта мошенниклар ир-атны үз тупланмаларын шәхси счетыннан янәсе "хәвефсез" счетка күчерергә күндерә. Операцияләрнең берсен банк туктаткан, әмма аферистлар икенче «хәвефсез» счет булдырган. Күчерүләр суммасы 2 миллион сумнан артып киткәч, пенсионерның үзенең җыйган акчалары беткән. Ул вакытта мошенниклар аңа машинасын сатарга һәм алынган акчаларны кулланырга тәкъдим иткән. Пенсионер автомобиль сатудан кергән 1,5 миллион сумнан артык акчасын да күчергән. Ул шулай ук хатыныннан акча сораган һәм аларны мошенникларга җибәргән. Гомумән алганда, аферистлар Ишембай районында яшәүчене 5 миллион сумга диярлек алдаган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: билгесез кешеләргә смстан кодны беркайчан да атамагыз. Мошенниклар сезне өченче затлар шәхси мәгълүматларыгызны урлый дип ышандырырга һәм ашыгыч рәвештә «хәвефсез» счетларга акча күчерүне таләп итәргә мөмкин. Хәтта алар җинаять эше ачу белән янаса да, кичекмәстән якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Уяу булыгыз һәм аферистларга акчаларыгызны тартып алырга ирек бирмәгез.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: