+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь , 10:15

Банк хезмәткәрләренең уяулыгы саклап калган

Алар шикле клиентны вакытында күреп алган һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан.

Банк хезмәткәрләренең уяулыгы саклап калган
Банк хезмәткәрләренең уяулыгы саклап калган
Полициягә бер ир мөрәҗәгать иткән, ул 800 мең сумга якын акчасыннан чак кына мәхрүм калмавын сөйләгән.

Иргә, имеш, поликлиника хезмәткәре шалтыраткан, ул аннан флюорография узу-узмавы турында сорагач, монысы ярты ел элек тикшерелүен әйткән. Таныш булмаган хатын аның тикшеренү нәтиҗәләрен дөрес бирмәгәнлеген хәбәр иткән. Аннары аферист "уңайлылык өчен" электрон медицина картасын рәсмиләштерергә тәкъдим иткән. Әңгәмәдәш белән сөйләшү өзелгән һәм яңадан шалтыратканнар.

Трубкадагы таныш булмаган тавыш, янәсе, мошенниклар гариза бирүчене ялгыш юлга кертергә тырыша һәм аны хәзер хокук саклау органнары хезмәткәре белән тоташтырачаклар, дип хәбәр иткән. Аферист үз корбанын аңа, имеш, генераль ышанычнамә рәсмиләштергәннәр, аның ярдәмендә, янәсе, мошенниклар аның банк счетларына керә ала, дип куркыткан,

Ә алга таба иргә акчаларын тизрәк алырга һәм «хәвефсез счетка» күчерергә тәкъдим итәләр. Уфалы банкка заявка бирә. Әмма, хәлне аңлап алып, ВТБ банкы хезмәткәрләре Регина Агишева һәм Сусина Нәҗипова, әлегә ул кадәр акча юк һәм көтәргә кирәк, дип белдерәләр. Шул арада алар инде полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Шул вакытта гына ир үзенең чак кына алдау корбаны булмавын аңлаган. Бәхеткә, акчасы үзендә калган.

Хөрмәтле гражданнар, чит кешеләр белән аралашканда уяу булыгыз! Мошенниклар үзләрен теләсә кем дип таныштырырга мөмкин. Беркайчан да смс-кодлар хәбәр итмәгез һәм акчаны билгесез счетларга күчермәгез! Үзеңне мошенниклардан саклауның иң яхшы ысулы - трубканы кую, яки таныш булмаган номерларга бөтенләй җавап бирмәү.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: