Анда республиканың барлык шәһәрләреннән һәм районнарыннан 585 хатын-кыз катнашты. Аларны котларга республика Башлыгы Радий Хәбиров килгән иде.
─ Сезне шушы гүзәл бәйрәм белән тәбриклим! Сизгер йөрәгегез, изге күңелегез, хәстәрлекле кулларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! ─ диде төбәк Башлыгы. ─ Уллары махсус хәрби операциядә изге бурычларын үтәгән, һәлак булган аналарга аеруча зур рәхмәтләремне җиткерәм. Без аларны беркайчан да онытмаячакбыз.
Бүген аналар дәүләт дәрәҗәсендә дә зур вазыйфалар били. Башкортстан Хөкүмәтендә алты хатын-кыз-министр бар. Дүрт гүзәл зат шәһәр һәм районнарны җитәкли. Республикада күпбалалы 59 мең гаилә исәпләнә. Тугыз мең ана “Ана даны” медале белән бүләкләнгән. Русия дәрәҗәсендә “Герой-ана” исеменә лаек булучылар ─ тугыз. “Без арытаба да сезнең бәхетле тормыш өчен имин шартлар булдыруны дәвам итәчәкбез”, ─ диде Радий Хәбиров һәм җыелучыларга “Ата-ана батырлыгы”, “Ана даны” медальләре тапшырды.
Бу көнне концертлар залы фойесында хатын-кызларның картиналары күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук, теләүчеләр өчен чәчтараш хезмәте эшләде. Моннан тыш, милли бизәнү әйберләре, кашпо, кәрзиннәр, агачтан ясалган, бәйләнгән һәм кулдан эшләнгән башка әйберләр сатып алырга мөмкин булды. Җәмәгать сәламәтлеге үзәге, “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы һәм башка оешмалар белгечләре консультацияләр бирде.
Оештыручылар төрле осталык дәресләре үткәрде, шул исәптән чираттагы гумконвой белән безнең солдатларга китәчәк “оберег” ясарга өйрәттеләр. Өйрәнүчеләр арасында Борай районы үзәгендә яшәүче Фенера Нәфыйкова, Филзинә Сәхипгәрәева һәм Юлия Дәүләтова да бар иде.
─ Без инде бер ел дәвамында яугирләргә маскировка челтәрләре үрәбез, ─ диде өч бала анасы Фенера ханым. ─ Көненә өчәр сәгать эшләп кайтабыз, кайчакта алтышар сәгать тә булып китә. Материалларны үзебез сатып алабыз. Дәртләнеп, тизрәк дөньяда тынычлык урнашсын, дигән теләкләребезне тели-тели эшлибез. Без солдатларыбызга башкача берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, җиңүне кулдан килгәнчә шулай якынайтабыз. Мөмкинлекләре чикле балалар белән 200 шәм ясап озаттык. Менә әле “оберег” эшләргә өйрәндем. Кайткач, башкаларны да өйрәтәчәкмен.
─ Безнең “Көмеш волонтерлар”ыбыз булдыра алганча акча да җыя. Оешмада егермеләп әгъза исәпләнә. Алардан тыш, челтәр үрергә теләүче яшьләр дә байтак. Күптән түгел мәктәп балалары килде, аларны өйрәттек. Тагын да киләчәкләр. Бер елда йөзгә якын челтәр үреп озаттык, ─ дип сүзгә кушыла шушы төркем җитәкчесе Филзинә ханым.
Юлия Дәүләтова ─ СВОда һәлак булган яугир анасы. Аның икенче улы да, армия хезмәтеннән соң контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасында калган. “Абыйсы һәлак булганнан соң бик боегып йөрде дә хезмәт иткәндә шундый карарга килгән. “Әни, мин кире уйламаячакмын!” ─ диде. Күптән түгел ялга кайтты. Китәр вакытын ут йотып көтеп торабыз инде, ─ ди Юлия ханым.
Менә шундый батыр уллар үстерүче аналар да бик күп иде залда. Алар беразга булса да кайгы-хәсрәтләрен онытып, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, бәйрәмчә бизәлгән концерт залын тамаша кылды, аралашты, фотога төште, чәй табыны артында гамьле әңгәмә корды. Чара зур концерт белән тәмамланды.
Альберт Заһиров фотосы.