+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь , 11:50

Уфада "IV Мәхмүтов укулары" узды

Чара Башкортстан Башлыгы Хакимияте, Беларусь Республикасы Президенты каршындагы Идарә академиясе, Казахстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт идарәсе академиясе, БАГСУ һәм Витебск дәүләт университеты катнашлыгында оештырылды.  

Уфада "IV Мәхмүтов укулары" узды
Уфада "IV Мәхмүтов укулары" узды

Конференциядә төбәкнең социаль-икътисади үсеше, дәүләт һәм муниципаль идарәне камилләштерү мәсьәләләре каралды.

- Конференциянең еллык эше анда каралучы мәсьәләләрнең мөһимлеген һәм актуальлеген раслый, — диде үзенең сәламләү сүзендә БАГСУ ректоры Данияр Абдрахманов. — «Мәхмүтов укулары» уздырылган елларда дәүләт хакимияте һәм урындагы үзидарә органнары вәкилләре, әйдәп баручы галимнәр һәм практиклар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, бизнес даирәсе вәкилләре, шулай ук яшь галимнәр өчен эре дискуссия мәйданчыгына әверелде. Безнең карашка, заманча икътисад һәм идарә итәргә тиешле төп принцип - Русиянең һәм аның төбәкләренең чәчәк атуына, халык мәнфәгатьләренә, кешеләрне лаеклы хезмәт шартлары тәэмин итүгә йөз тоту.

Докладлар белән хакимият һәм урындагы үзидарә органнары вәкилләре, әйдәп баручы галимнәр һәм экспертлар, җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясады. Спикерлар арасында Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, Евразия халыклары ассамблеясенең төбәк вәкиллеге Иҗтимагый советы әгъзасы Рөстәм Әхмәдинуров чыгыш ясады. Ул Русия Сәясәт мәктәбенең проекты турында сөйләде, аннан 300дән артык укучы чыккан.

Үз чиратында, Башкортстан сәүдә һәм хезмәтләр министры вазыйфасын башкаручы Алексей Гусев чыгышын төбәктә кулланучылар кооперациясен үстерүгә багышлады. Ә онлайн режимда чыгыш ясаган Белоруссия Президенты каршындагы Академиянең беренче проректоры Ольга Солдатова билгеләп үткәнчә, төбәк үсеше — гомумдәүләт икътисадының мөһим өлеше.

Конференция кысаларында Дәүләт җыелышы фойесында Әнәс Мәхмүтовның фәнни мирасына багышланган китап күргәзмәсе дә узды.

Фото: Альберт Заһиров.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: