+2 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 ноябрь , 12:10

Башкортстандагы иң яхшы ризыкларны билгеләячәкләр

Азык-төлек продуктларының иң яхшы үрнәкләрен «Безнең бренд» VIII махсуслаштырылган күргәзмәсендә ачыклаячаклар.  

Башкортстандагы иң яхшы ризыкларны билгеләячәкләр
Башкортстандагы иң яхшы ризыкларны билгеләячәкләр

Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «БВК» җәмгыяте күргәзмә экспонентлары арасында дегустация конкурсы оештыра.

«Безнең бренд» азык-төлек продуктлары фестивале экспонентларына 26 ноябрьгә кадәр (шул исәптән) конкурста катнашу өчен гариза бирергә кирәк: hasanova.ii@bashkortostan.ru.
Конкурс уздырылган көнне дегустация комиссиясенә заявканың төп нөсхәсен, продукция үрнәкләрен һәм озату документларын тапшырырга кирәк.

Конкурста катнашу буенча документлар исемлеге, заявка үрнәге һәм тагын да тулырак мәгълүмат сайтта, «Безнең бренд» конкурсы " вкладкасында урнаштырылган.
12 номинация буенча җиңүчеләрне эксперт жюри билгеләячәк. Болар — сөт, ит, икмәк-күмәч продукциясе, эчемлекләр һәм башкалар.

Җиңүчеләр алтын, көмеш һәм бронза медальләр белән бүләкләнәчәк һәм продукцияне сыйфат билгесе белән маркировкалау хокукына ия булачак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: