2024 елның апрелендә төбәк җитәкчесе сәнәгать объектларында экологик мониторинг мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда федераль кануннар нигезендә 2025 елның 1 гыйнварына кадәр комплекслы экологик рөхсәтләр алырга тиешле предприятиеләр белән эшләү буенча төп адымнарны билгеләделәр. Республика территориясендә бу таләп әйләнә-тирә мохиткә сизелерлек йогынты ясый торган 100гә якын объектка кагыла.
«Инвестиция сәгате»ндә Русия Табигать күзәтчелегенең Көньяк Урал төбәкара идарәсе җитәкчесе Роман Болотов хәбәр иткәнчә, КЭР экологик йөкләнешне киметү буенча инвестиция программаларын формалаштыруны - җитештерү процессларын модернизацияләүне һәм зарарлы матдәләр чыгаруны контрольдә тоту системаларын монтажлауны күздә тота. Шул ук вакытта предприятиеләр әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен агымдагы түләүләрдән азат ителә.
2024 елның ноябренә компанияләрнең 42 проценты инде комплекслы экологик рөхсәтләр алган. Тагын 23 проценты КЭР алуга гариза юллаган, алар инде килештерү уза. Калган предприятиеләр кыска вакыт эчендә рөхсәт алу өчен документларның тулы пакетын формалаштырырга тиеш.
– Узган ярты елда республикада гаять зур эш башкарылды, гомумән алганда, Башкортстан рөхсәт алу темплары буенча яшел зонада урнашкан, - дип билгеләп үтте Роман Болотов. - Мондый динамиканы киметмәскә кирәк, чөнки КЭР булмаган өчен югары штрафлар каралган.
Башкортстан Башлыгы гамәлдәге законнар компанияләрне заманча «яшел» производстволар төзүгә инвестицияләр кертергә этәрә, дип ассызыклады.
– Без бу өлкәдә яхшы темплар белән барабыз. Шул ук вакытта яңа таләпләр үз көченә кергәнче күп вакыт калмый. Гариза бирмәгән предприятиеләргә документларны тиз арада әзерләп бетерергә кирәк, - диде Радий Хәбиров.