Республикада яшәүче унберенче сыйныф укучысы 10 яшьлек кызны Roblox уенында онлайн-валютага алмашка интим фотоларын салырга күндергән.
Кыз башта киреләнсә дә, соңыннан үзен төрле ракурслардан төшереп, егеткә җибәргән.
Ләкин вәгъдә ителгән виртуаль акчаны алмагач, барысын да әнисенә сөйләгән. Балигъ булмаган киберҗинаятьчене тоткарлаганнар.
Хәзер аңа карата «Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Билгеле булганча, 11нче сыйныф укучысы тулы гаиләдән, исәптә тормый. Зыян күргән укучы шулай ук имин гаиләдән.
Ә сез балагызның Интернетта кем белән, нәрсә турында аралашуын беләсезме?
Фото: "Моя Уфа"