+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 ноябрь , 08:55

Юллар хәзер көлеп тора

Элек биредә су җыелу сәбәпле, халык тротуардан йөри алмаган.

Юллар хәзер көлеп тора
Юллар хәзер көлеп тора

Бер атнада Башкортстанга идарә итү үзәге республикада яшәүчеләрнең 5392 мөрәҗәгатен теркәгән. Бу, аннан алдагы атнадагы белән чагыштырганда, 413 хәбәргә азрак.

Күпчелекне, һәрвакыт­тагыча, юллар темасы тәшкил итә – 1143 хәбәр. Хәер, алар да, алдагы атна белән чагыштырганда, 26 процентка кимегән. Торак-коммуналь хуҗалык – икенче урында, 1028 мөрәҗәгать. Аларның саны бераз арткан. Төзек­ләндерү ─ өченче урында, 654 хәбәр.

Менә берничә хәл ителгән проблема. Нефтекаманың Тракт урамында җәяүлеләр кичүе янында баскычны ремонтлаганнар һәм яңа пандус урнаштырганнар. Бу участокка игътибар итүне 68 яшьлек пенсионер Нурия Әхмәтова сораган. Үтенечен хатын июльдә социаль челтәрләрдә язган. Шәһәр хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган. “Чис­талык һәм тәртип хезмәте” хезмәткәрләре баскычны ремонтлаган, ә аз хәрәкәт­ләнүчеләргә уңайлы булсын өчен яңа пандус ясап куйганнар.

Уфаның Дим районында Таллин урамы, 7 адресы буенча тротуар участогына ком-таш салынган. Социаль челтәрләрдә район халкы бу урында еш кына күлләвекләр барлыкка килүенә зарланган һәм юлны тәртипкә китерүне сораган. 11 ноябрьдә төзек­ләндерү хезмәткәрләре тротуарның бер өлешенә асфальт валчыклары түшәгән.

Межгорьеның Көньяк-Көнбатыш бистәсендә үзәк мәйдандагы сәхнә ремонтланган. Аның тузуы турында урындагы кеше социаль челтәрләрдә хәбәр иткән. Комментарийны Башкортстан ЦУРы роботы тоткан, шәһәр­нең Мәдәният һәм ял үзәге мөрәҗәгатьне контрольгә алган. 12 ноябрьдә Шәһәр хуҗалыгы идарәсе хезмәткәр­ләре конструкцияне төзәткән.

Башкалада Уфа шоссесы буенча 49нчы йорт янында социаль челтәрләрдә бер хатын-кыз хәбәреннән соң җирдән чыгып торган арматура чыбыкларын сүтеп алганнар. Мөрәҗәгатьне башка­ланың Октябрь районы хакимияте эшкә алган. 8 ноябрьдә “Дортрансстрой” подрядчы оешма белгечләре проблеманы хәл иткән.

Стәрлетамакның Сәгыйтов һәм 7 ноябрь урамнары киселешендә тротуар ремонтланган. Анда пычрак һәм күлләвекләр җыелуы турында июньдә үк социаль челтәр­ләрдә бер ханым язган. Комментарийны Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системасы теркәгән. Стәрлетамакның “УЖХ” идарәсе белгечләре тротуарны ремонтлауны агымдагы елның өченче кварталына планлаштырган булган, ләкин эш күләме күп булу сәбәпле, вакытны күчергәннәр. Шушы көннәрдә җәяүлеләр полосасында чокырларны ремонтлау төгәлләнгән.

Мәләвездә “Сахарный” бистәсендәге юлдан ауган агач­ларны алып киткәннәр. Аларның юлны каплавы турында бер кеше социаль челтәрләрдә хәбәр иткән. Белгечләр шунда ук урынга чыгып, ауган агачларны җыештырган һәм юлны бушаткан.

Туймазыда Ленин урамындагы юл участогы тәртипкә китерелгән. Былтыр мартта ук туймазылыларның берсе бу хакта социаль челтәрләрдә язган булган һәм аны Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системасы теркәгән. Белгечләр урынга барып, юл участогына локаль-смета исәп-хисабы төзегән һәм аны 2023-24 еллар планына керткән. Быел сентябрьдә финанслау килгәннән соң Ленин урамындагы участокка асфальт түшәлгән.

Уфаның Дим районында урындагы кешенең социаль челтәрләрдәге мөрәҗә­гатеннән соң Левитан урамы, 36 адресы буенча азык-төлек кибете янында тротуарны тәртипкә китергәннәр: проблемалы участокта суны
суыртканнар һәм аңа асфальт гранулятор салганнар.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: