Федераль Хәвефсезлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Туймазыда яшәүче ике ир дин әһеленең гаиләсенә җәза белән янаган.
Нәтиҗәдә ул аларга таләп ителгән сумманы бирергә ризалашкан. Ләкин үзе бу хакта полициягә хәбәр иткән.
Янаучыларны акча тапшыру вакытында тоткарлаганнар. Алар моңа кадәр дә закон бозган булган
Хәзерге вакытта алар СИЗОда, янап куркыту факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: УФСБ РБ.