-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 ноябрь , 09:16

Хуш, бәхил бул, Ирек абый...

Бик күп матур җырлар авторы Ирек Габдрахманов вафат.

Хуш, бәхил бул, Ирек абый...
Хуш, бәхил бул, Ирек абый...

Ул Башкортстанның Бүздәк районында туып үскән, шунда яшәде. Берничә ел элек, ул башта Франциягә, аннан Германиягә күченеп китте, гаилә корды. Әмма пар бәхете озакка бармады, ул ялгыз калды.

Чит илдә ялгызы яшәсә дә, сырхавы җитди булса да, ул күңелен җырлар иҗат итеп юатты. 350дән 160 килограммга ябыкты, туган якка кайтырга ашкынды.

"Иң зур татар" дигән исеме дә бар иде Ирек абыйның. Зур гәүдәсенә кием юнәтү авыр булгач, ул үз вакытында "Кызыл таң"га мөрәҗәгать иткән иде. Без аңа махсус өс һәм аяк киеме алырга ярдәм иттек. Шуннан соң аралашып тордык. Соңгы вакытта кәефе яхшы түгел иде. Сизенгәндер, күрәсең...

Язмышы авыр булса да, күңеле якты иде Ирек абыйның. Бу аның иҗатында да чагыла. Бәхил бул, Ирек абый, сагынганда тыңларга калдырган җырларың өчен рәхмәт...

Фото: samtatnews.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: