Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Мәгълүматлар буенча, хатын-кыз, Интернетта элемтә номерларын калдырып, үз туганына йорт сатып алырга планлаштырган. Ниндидер көнне аңа видеоэлемтә аша билгесез кеше шалтырата, ул үзен брокер дип таныштыра һәм отышлы инвестицияләр ясарга тәкъдим итә.
Хатын виртуаль счет ачкан, анда процентларны күргән. Инвестицияләр суммасы җиде миллион сум тәшкил итеп, эшләп тапкан акчалар 39 млн сум булгач, ул аларны счеттан алырга карар кылган.
Аны акчаны инкассатор машинасында китерәчәкләренә ышандырганнар һәм әлеге хезмәт өчен 300 мең сум таләп иткәннәр. Ул бу акчаны кешедән бурычка алган. Аны күчергәннән соң ир элемтәгә чыгудан туктаган, акчалар юкка чыккан.
Сак булыгыз! Инвестицияләрдә акча эшләргә тәкъдим итсәләр, баш тартыгыз! Мошенникалар гына шулкадәр зур сумма вәгъдә итә ала.
Фото: башинформ