-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 декабрь , 22:10

Бердәм булсак, булдырырбыз!

Бишбүләк районының Кунаккул авылында уртак көч белән парк төзелә

Бердәм булсак, булдырырбыз!
Бердәм булсак, булдырырбыз!
Менә инде 4 ел дәвамында Бишбүләк районының Кунаккул авылында ял һәм мәдәният паркы төзү бара. Шушы вакыт эчендә авыл активистлары колхоз чорында ат абзары, утар урнашкан территорияне чистарту буенча байтак өмәләр оештырды.

Чүплек башына әйләнгән җирне чистарту эшләре 2021 елның язында ук башланды. Башта авылыбызда яшәүче фермерларның берсе – Фәнүр Биктимеров, техника яллап, ат абзарын сүттерде, ташларны чыгарды. Шул ук вакытта череп яткан бик күп салам, печән өемнәре юк ителде. Өмәләргә килгән авыл халкы өчен дә эш күп булды.
Ә көз көне парк төзүгә битараф булмаган авылдашлар агач утырту өмәсенә җыелды, күпләре үзләре белән чыршы, нарат, юкә, чаган каен кебек агач үсентеләре алып килде. Ул елда паркны әйләндереп 230 төп төрле агач утыртылды, ә инде булачак “Хезмәт даны аллеясе”ндә наратлар урын алды. Агачлар утыртыр алдыннан парк биләмәсендә җирне тигезләү эшләре башкарылды, моны инде Кыңгыр-Мәнәвез авыл хакимияте башлыгы Марат Яхин оештырды.
Озак еллар ат утары булган җирдә чүп үләннәре гөрләп үсә, шуңа күрә җәйләрен аларны кимендә өч тапкыр чабарга туры килә. Быел инде эшне җиңеләйтү нияте белән авылдашлардан җыелган акчага ике төрле чапкыч алынды. Беренче елны утырткан агачларның барысы да үсеп китмәде, язлы-көзле үсентеләрне өстәп торабыз, былтыр көз ике буй куаклар да утыртылды. Паркта һәр елны үзгәрешләр булып тора. Башта булачак паркның ике яклап кына коймасы бар иде, аны Фәнүр Вәкил улы эшләтте. Күрше ихата белән ике арада койма булмагач, Марат Ринат улы, иганәчеләр табып, ир-егетләребез 2023 елның язында профнастилдан 84 метр озынлыгында койма койдылар. Сентябрь азагында паркның матур капкасы булдырылды. Мондый бүләкне Уфа эшкуары Илдар Гарифуллин эшләде. Капка башына “Кунаккол” дип паркның исеме язылды, ул әллә кайдан күренеп, үзенә тартып тора. Андый исем юкка гына бирелмәде: авыл уртасында төзелгән бу парк авылның тарихын сакларга да этәргеч бирәчәк.
Авыл активистлары һәрвакыт паркны матурлау өстендә: ике ел элек аның уртасында түтәлләр ясап, чәчәкләр утыртылды. Җәй көннәрендә түтәлләрне утап, аларга су сибеп торырга кирәк. Пыслык елгасы якын булса да, су ташу җиңел түгел, шуңа күрә халыктан җыелган акчага су сиптергеч тә алынды.
“Кунаккол” паркын матурлау өчен тагын зур чыгымнар таләп ителә, шуңа күрә 2022 елның көзендә инициатив төркем “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасына керү максаты белән бик күп чаралар үткәрде. Кызганычка каршы, ул елда уңыш елмаймады. Ә менә инде быел конкурста җиңеп чыккач, паркта асфальт юллар салынды. Аларның озынлыгы 370 метрга җитте, паркта велосипедта йөрергә була, бала-чага роликларда җилдерә, олы яшьтәгеләр дә саф һава сулап йөри, сәламәтлеген ныгыта.
Парк көннән-көн күркәмләнә, төзекләнә, бу үзгәрешләр Кунаккул авылы кешеләрен шатландыра, бигрәк тә активистларга эшне дәвам итәргә яңадан-яңа көч өсти. Шуңа күрә агымдагы елның октябрь башыннан инициатив төркем әгъзалары паркны яктырту коралмалары кирәклеге турында сүз алып барды. Шул ук вакытта балалар мәйданчыгы булдыру турындагы фикер дә әйтелде. Авыл урнашкан җир, авыл үзе дә бик матур, шуңа күрә җәй көннәрендә биредә балалар саны икеләтә арта, байтак сабыйлар җәй буе нәнәй-картәтиләре янында ял итә.
Октябрь уртасында үткәрелгән җыелышта кунаккуллылар шушы мәсьәләне күтәреп чыкты. Анда катнашучылар бертавыштан “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында һичшиксез катнашырга кирәк, дигән карарга килде.
Әлеге вакытта инициатив төркем әгъзалары, өй буенча йөреп, башка авылдашларның да сүзен тыңлап, анкеталар тутыру буенча эш алып бара. Шул ук вакытта күп кенә чаралар үткәрергә планлаштырыла. Аларга күбрәк авылдашларны җәлеп итәргә кирәк. Бергәләп башкарган эш кенә уңышка китерә, безнең девизыбыз да шулай яңгырый: “Бергә булыйк, бердәм булыйк!” Шул вакытта билгеләнгән максатларыбызга, һичшиксез, ирешербез.

Рәзимә ХӘКИМОВА,
авыл старостасы.
Бишбүләк районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: