+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 декабрь 2024, 16:18

Уфада социаль такси эшли башлады

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгырту елында Башкортстанда пилот режимында "Социаль нигездә пассажирлар ташу" хезмәте эшли башлады. Хезмәтне беренче төркем инвалидлар һәм инвалид балалар алачак. Социаль такси сынау режимында Уфа чикләрендә эшләячәк.

Уфада социаль такси эшли башладыУфада социаль такси эшли башлады
Уфада социаль такси эшли башлады

- Айга дүрт сәфәргә кадәр түләүсез барырга мөмкин. Бүгенге көннән Уфада 7 машина йөри. Тиздән автопаркны терәк-хәрәкәт аппараты бозылган пассажирлар йөртү өчен җиһазландырылган сигезенче автомобиль тулыландырачак. Ел саен социаль нигездә пассажирлар ташу белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 5 меңгә якын кешене колачларга планлаштырабыз, - диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова.

Диспетчер үзәге «Имәнлек» республика геронтология үзәге базасында оештырылган. Эшне нәтиҗәле оештыру өчен гаризалар автомобильдән файдалану датасына кимендә 3 көн кала кабул ителә. Хастаханәгә, даруханәгә, дәүләт һәм социаль учреждениеләренә, КФҮләргә, вокзалларга һәм «Уфа» халыкара аэропортына, көнкүреш хезмәтләре күрсәтүче оешмаларга, элемтә бүлекләренә һәм башка социаль әһәмияттәге учреждениеләргә барырга мөмкин. Машина йөртүчеләр махсус укыту узган, алар пассажирларга машинага утырырга һәм аннан чыгарга, озатып йөрүче булмаса – учреждениегә керү урынына барып җитәргә, пандус яки баскычтан менәргә ярдәм итәчәк.

Гаризалар 8 800 78 77777 телефоны буенча кабул ителә. Инвалид пассажирларны ике кешегә кадәр озата барырга мөмкин, 14 яшькә кадәр балаларны озата бару мәҗбүри. Уфа шәһәре буенча сәяхәт ике сәгатькә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Сервис дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр эшли. Җомга көнне һәм бәйрәм алды көннәрендә - 8.00дән 16.00 сәгатьтә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас