Каз өмәсе — халкыбызның бик үзенчәлекле йоласы. Татар халкының иң матур бәйрәмнәренең берсе ул. Архангель районының Заһит авылында яшәүчеләр дә, борынгы йолаларга тугры калып, каз өмәсен элекке гадәт буенча үткәрә. Гөлсем һәм Тимерхәниф Сөләймановлар гаиләсендә каз өмәсе гөрләде.
Авылда байтак еллар элек оешып, уңышлы эшләп килүче “Ахирәтләр” татар фольклор ансамбле дә татар халкының борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм киләсе буыннарга тапшыруга зур өлеш кертә. Шушы көннәрдә аның актив әгъзалары Эльмира Әрдәширова, Флизә Исхакова, Зөлфирә Биктимерова, Галия Хөснетдинова Сөләймановлар гаиләсендә үткәрелгән каз өмәсенә чакыру алып, авылдашларына бу эштә зур ярдәм күрсәттеләр. Өмә барышында бергәләшеп әби-бабаларыбыздан калган йола-гадәтләрне кабат искә төшерделәр заһитлылар, бер гаилә булып каз йолкыды, сөйләшеп, гәпләшеп күңел ачты, халкыбызның яраткан җырларын җырлап күңелле, истәлекле мизгелләр кичерде.
Хатын-кызлар эшкә кереште, ә йорт хуҗасы Тимерхәниф Фәхрулла улы ир-ат көче таләп ителгән барлык эшләрне башкарып торды. Апаларның кулларына күз иярми. Барысы да тәртип белән бара.
Эшен бетергәч, уңган хатын-кызлар хуҗабикә Гөлсем Нуретдин кызы әзерләгән мул табын артына җыелды. Шифалы үләннәр салып, самавырда кайнаган чәйне эчкәндә, куллары гына түгел, күңелләре дә җылынды. Бу мизгелләрдә барысы да үзләрен балачакка әйләнеп кайткандай хис итте. Кечкенә вакытта каз өмәсендә әти-әниләренә ярдәм итүләрен искә төшерделәр. Ә аннары ахирәтләр иҗади сәфәрләре, чыгышлары турында сөйләде, киләчәккә планнар корды.
Менә шундый кечкенә, ләкин искиткеч матур һәм күңелле вакыйгалар тормышыбызны бизи дә инде. Алар кешеләрне берләштерә, шул ук вакытта яшь буынны күркәм йолаларыбызны белеп яшәргә өйрәтә.