- Салават Юлаев һәйкәле белән эш бик катлаулы булачак, - дип җавап бирде Радий Хәбиров. - Һәйкәлнең торышы бик начар. Аңа коррозия зур зыян салган, барысыннан да бигрәк ул атның арткы аякларын һәм эчке каркасын "ашаган". Постамент үзе дә начар хәлдә.
Бүген проект федераль эксперт комиссиясенең уңай бәяләмәсен алды. Эшне башлау өчен барлык документлар да әзер. Халыкка эш процессын сөйләячәкләр һәм аңлатачаклар. Һәйкәлнең кайбер детальләрен тулысынча алмаштырырга кирәк булачак. Киләсе елда республика бюджетыннан реконструкцияне башлау өчен акча бүленәчәк һәм эшләргә старт биреләчәк. Реставрация якынча 1,5 елга сузылачак. Һәйкәлне сүтәчәкләр, ләкин соңыннан урынына кайтарачаклар.
"Һәйкәлне юк итү нияте юк", - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.
Мидхәт Шакировка һәйкәлне Уфада Дорофеев урамындагы скверда аның юбилеена урнаштырырга планлаштыралар.
Фото: башинформ