Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров Уфада халыкара бизнес атналыгы кысаларында уза торган Х Гомумрусия юридик форумының пленар утырышында әйтте. Катнашучылар урындагы үзидарә органнарын формалаштыруның төп принциплары һәм компетенцияләре турында фикер алышты.
- Урындагы үзидарә органнарын формалаштыру буенча беренче эшләнмәләрнең әле революциягә кадәрге тамырлары бар. Совет чорыннан соң илдә алдынгы чит ил практикалары нигезендәге модель кулланылды. 1995 һәм 2003 елларда кабул ителгән Урындагы үзидарәнең гомум башлангычлары турындагы кануннар нәкъ менә шуларга нигезләнгән. Әмма көнбатыш шаблоннарын Русия чынбарлыгына күчерү бик күп дисбаланслар тудырды. Аларны бетерү бүгенге көндә өстенлекле дәүләт бурычларының берсе булып тора, – дип ассызыклады Андрей Назаров.
Андрей Назаров әйтүенчә, кануннарны камилләштерүнең яңа формалары заманча таләпләргә туры килергә, ә система үзе - урындагы үзидарәне үстерүнең Русия үзенчәлегенә җайлаштырылган моделе булырга тиеш. Моның өчен «кешеләргә иң якын» булган муниципалитетларның вәкаләтләрен нәтиҗәле бүлүне тәэмин итү мөһим.
Дискуссиядә шулай ук Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе, Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина, Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар комитеты рәисе Правел Крашенинников һәм башкалар катнашты.