Узган елның гыйнварында Уфада яшәүче 82 яшьлек бабайның электрон почтасына бер хатыннан көтелмәгән хат килгән. Төзелеш фирмаларының берсенең каталогы «хезмәткәре» ирне, ул - 3 миллион сумнан артык приз иясе, дип ышандырган. Әмма бу көтелмәгән отышны алу өчен картка берничә биремне үтәргә кирәк булачак. Алар табышмаклар, ребуслар һәм сканвордлар кебек төрле башваткычларны чишүне үз эченә алган.
Хатын-кыз җавапларны почта аша җибәрергә киңәш итә, бу акча алу процессының бер өлеше булачак, дип вәгъдә итә. Әмма бу уенда катнашу өчен дә пенсионер алдан түләргә тиеш була.
Берничә айга бер тапкыр аңа яңа биремнәр килгән, ул аларга түземсезлек белән җавап биргән. Җавапларны, алдан әйтелгәнчә, ул почта аша җибәргән. Моннан тыш, приз алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмас өчен ул банк бүлекчәләрендә алдан түләүне күрсәтелгән «махсус» счетларга күчергән. Акрынлап, мошенниклар пенсионердан алган сумма 5,5 миллион сумга җиткән.
Сак булыгыз! Интернеттан миллионнарча сумлык призлар алу мөмкин түгел. Мошенниклар капканына капмагыз!
Фото: башинформ