+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 декабрь 2024, 03:35

Авыллар тагын да күркәмрәк булачак!

Гафури районында республика программасы ярдәмендә бик күп җитди мәсьәләләр хәл ителә.

Авыллар тагын да күркәмрәк булачак!Авыллар тагын да күркәмрәк булачак!
Авыллар тагын да күркәмрәк булачак!


Гафури районы ─– “Урындагы башлангыч-ларга ярдәм” программасында (“ППМИ”) иң актив катнашучыларның берсе. Районның авыл биләмәләре 9 ел дәвамында “ППМИ”да катнашу нәтиҗәсендә искиткеч яхшы 88 проект гамәлгә ашырылган.
Бу җәһәттән районда әйдәп баручылар исемлеге дә билгеле: Красноусол авыл Советы – 16,5 миллион сумлык 9 проект; Сәетбаба авыл Советы – 12,8 миллион сумлык 7 проект; Имәндәш авыл Советы – 10,7 миллион сумлык 7 проект; Ялгызкаен авыл Советы – 10,3 миллион сумлык 7 проект; Бельский һәм Аккүл авыл Советлары 9ар миллион сумлык 7 проектны тормышка ашырган.


Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: авыл биләмәләре һәрвакыт зур һәм, чыннан да, социаль әһәмияткә ия проектларны сайлап ала, алар уңышлы гамәлгә ашырыла. Кайберәүләр инде берничә берәмлек трактор һәм аларга тагылма инвентарь, янгын сүндерү машиналары һәм бокслары сатып алган, балалар һәм спорт мәйданчыкларын җиһазландырган, юлларга асфальт түшәгән.

Әлеге программага кушылучылар, чыннан да, күп. Чөнки программа –─ торак пунктларны үстерүгә акча алуның нәтиҗәле ысулы, актуаль проблемаларны хәл итү өчен урындагы хакимиятнең халык белән хезмәттәшлегенең ачык мисалы. Шуңа күрә үз проектларын тәкъдим итәргә теләүчеләрнең саны арта баруына гаҗәпләнерлек түгел.
Районда бай тарихлы Игеньелга авылы бар. Тезелеп киткән өч урамлы авыл хәзер Русия төбәкләрендә да яхшы билгеле – “Күркәм тәвә кошлары” фермасы аны күп җирләргә танытты. Ул уңган, бердәм халкы белән дә дан тота. Булдыклы игеньелгалылар заман белән бергә атларга тырыша. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы гамәлгә кергәч, Бельский авыл Советы биләмәсендә яшәүче халык аны дәррәү күтәреп алды һәм анда катнашырга карар итте.

Авылда быел “МТЗ-82.1” тракторын сатып алуга өстенлек бирелгән. “Без әлеге программада 2016 елдан катнашабыз. Җиде проектыбыз җиңде. Халык программаның әһәмиятен аңлый, теләп катнаша. Урындагы бюджет исәбенә генә без боларның барысын да сатып ала алмас идек, “ППМИ” ярдәмгә килде”, – диде авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Юнир Әхмәров. Программа ярдәмендә авыл зиратын төзекләндергәннәр, спорт, балалар мәйданчыклары төзегәннәр, мәдәният йортына капиталь ремонт ясаганнар, янгын машинасы алганнар.

Ялгызкаен авылы әлеге программада 2017 елдан катнаша. Шул елда “МТЗ-82” тракторы сатып алганнар. Бер елдан гомум җыелыш карары белән авыл мәдәният йорты өчен заманча җиһазлар сатып алынган. Аннары авыл мәдәният йорты эчендә бик яхшы косметик ремонт үткәргәннәр.
Халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыра, әмма авыл биләмәсендә проблемалар кимеми. Халыкның таләпләре кар өеме кебек арта. Һәм бу дөрес тә – һәркем уңайлы шартларда яшәргә тели, теләсә нинди һава торышында яхшы юллар, йортларда газ һәм ут булырга тиеш. Шуңа да 2020 елда заманча көрәк белән җиһазландырылган тагын бер трактор сатып алганнар.

2010 елда салынган суүткәргечләр челтәре даими хезмәтләндерүне таләп итә, шулай ук авылның шәхси торак төзелеше актив барган яңа урамнарга да аны сузу ихтыяҗы бар. Бу максатта Красноусол яки Стәрлетамак авылларыннан гел генә экскаватор чакырту арзанга төшми. Шуңа күрә 2021 елда гомум җыелыш карары белән яңа трактор өчен тагын бер фронталь төягеч сатып алганнар.

Авылда мәктәп 1984 елда төзелгән һәм файдалануга тапшырылган һәм 40 ел дәвамында аңа бер генә тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. 2022 елда “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы ярдәмендә һәм инициатив төркем тырышлыгы белән мәктәпкә тәрәзә блоклары һәм ишекләр сатып алынган һәм урнаштырылган. Әлеге программа ярдәмендә балалар уңайлы шартларда укый. Былтыр исә авылның Советлар Союзы Герое Әсфәндияров хөрмәтенә аталган урамындагы юлны асфальтлаганнар. Бу урамда җәен –─ тузан, язын-көзен пычрак җаннарына үткән. Инде урам да, авыл да төзекләнеп, сафланып калган.

Быел ноябрь башында Сәетбаба авылында янгын сүндерү машинасы өчен яңа мобиль бокс ачылды. Бу проект та “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы буенча гамәлгә ашырылды. Машина үзе дә әлеге программа ярдәмендә 2021 елда сатып алынган булган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Сәетбаба авыл Советы гамәлгә ашырылган “ППМИ” проектлары саны һәм суммасы буенча районда икенче урынны били –─ 9 ел дәвамында программа буенча 7 проект гамәлгә ашырылган. Алар арасында тәгәрмәчле 2 трактор, аларга тагылмалар һәм кар чистарткыч сатып алу, Йөзимәндә суүткәргечне ремонтлау һәм Каран-Елга авылында Җәлил Киекбаев урамына асфальт салу да бар.

Әлеге авыл Советына караучы Тугай авылында бу көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарына обелиск ачылды. Чарада Гафури районы хакимияте башлыгы итеп күптән түгел генә тәгаенләнгән Венер Вахитов та катнашты. Ул авыл халкына бердәм, актив булганнары өчен рәхмәт белдерде.

“Тугай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган яңартылган обелиск ачылды. Урындагы халык зур хөрмәт белән һәйкәлне яңарткан, бу –─ аларның җитди эше нәтиҗәсе. Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды, авыл халкының башлангычын хуплап, проектны гамәлгә ашыру өчен акча бүлде. Монда килгән һәркем ата-бабаларының, туганнарының һәм якыннарының исемнәрен күрә алачак. Обелискка карап, авыл халкы Ватан өчен гомерен биргән якташларын хөрмәт һәм горурлык белән искә алачак”, – дип язган Венер Вахитов социаль челтәрләрдә.

Гафури районындагы авыл биләмәләре алты-җиде ел эчендә генә дә үз ихтыяҗлары өчен ике дистәгә якын трактор, тагылма җайланмалар, янгын сүндерү һәм кардан тазарту машиналары сатып алган. Күп кенә торак пунктларда чишмәләр һәм балалар мәйданчыклары төзекләндерелгән, мәктәпләрне компьютерлар белән тәэмин иткәннәр, авыл мәдәният йортларында җиһазларны яңартканнар. Берничә ел инде авыл биләмәләре әлеге программа ярдәмендә көнүзәк мәсьәләләрне уңышлы хәл итә: юлларны ремонтлый, территорияләрне төзекләндерә. Башкарасы эшләр күп әле. Халык программаның ярдәмен яхшы аңлый һәм аның булышлыгында туган авылларының тагын да күркәмрәк һәм матуррак булырына зур өметләр баглый.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас