+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 декабрь 2024, 03:35

Баскыч җимерелеп бара иде...

Октябрьский шәһәрендә халыкның үтенечен канәгатьләндерергә бер меценат ярдәм иткән.

Баскыч җимерелеп бара иде...Баскыч җимерелеп бара иде...
Баскыч җимерелеп бара иде...

Бер атнада Республикага идарә итү үзәге халыкның төрле темаларга 5551 мөрәҗәгатен теркәгән. Бу, алдагы атнадагыга караганда, 233кә күбрәк.

Юллар темасына 1113 мөрәҗәгать килгән. Аларның саны бераз кимегән. Иң күп хәбәрләр юлларны төзү, ремонтлау, кардан чистарту һәм яктырту, чокырларны ямау буенча килгән. Төзекләндерү – икенче урында, 864 хәбәр. Еш кына халык җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүне сораган, җәмәгать һәм йорт яны территорияләрендә караңгылыкка зарланган. Торак-коммуналь хуҗалык – өченче урында, 761 шәрех. Уфада яшәүчеләрдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча сораулар күп килгән. Шулай ук, торбаүткәргечләр тишелү, подвалларны су басу, салкын һәм кайнар су булмау турында хәбәр иткәннәр.

Менә хәл ителгән берничә инцидент. Уфада СССРның 50 еллыгы, 50 адресы буенча урнашкан йорт түбәсен ремонтлаганнар. Социаль челтәрләрдә түбәдән су агу турында шушы йортта яшәүче хатын язган һәм проблеманы хәл итүне сораган. Мөрәҗәгатьне теркәгән Октябрь районы хакимияте идарәче компания белән элемтәгә кергән. Тиз арада идарәче оешма хезмәткәрләре түбәгә ремонт ясаган.

Кушнаренко районының Калтай авылында яшәүче кешенең социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатеннән соң урамнарны яктыртуны тергезгәннәр. Шәрип авыл Советы хезмәткәрләре фонарьдагы лампочкаларны алмаштырган.
Межгорьеда Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 19 адресы буенча урамнар да яктырган. Монда 6 фонарь эшләмәве турында октябрь ахырында социаль челтәрләрдә бер хатын-кыз язган.

Шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре ремонтлау максатында фонарьларны сүткән. 19 ноябрьдә яктырту тергезелгән һәм бу хакта мөрәҗәгать итүчегә хәбәр җибәрелгән.

Башкалада Российская урамы, 94/3 адресы буенча ихатага керү юлын асфальтлаганнар. Ремонт эшләреннән соң юлны төзекләндерү зарурлыгы турында социаль челтәрләрдә урындагы хатын-кыз язган. Мөрәҗәгатьне Башкортстанның “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән, Октябрь районы хакимияте эшкә алган һәм аны профильле хезмәтләргә тапшырган. “БашРТС” хезмәткәрләре бу участокны төзекләндерүгә керешкән һәм 20 ноябрьгә төгәлләгән.

Октябрьский шәһәренең Гагарин исемендәге паркында халык җәяүлеләр юлында чүп савытлары булмауга игътибар иткән һәм аларны урнаштыруны сораган. 27 ноябрьдә “Төзекләндерү” оешмасы хезмәткәрләре халыкның үтенечен канәгатьләндергән.
Шул ук шәһәрнең 34нче бистәсендә баскыч ремонтланган. Аны тәртипкә китерүне бер ханым сораган. Үтенечен ул социаль челтәрләрдә җәй көне язган. Профильле хезмәтләр мөрәҗәгатьне җәйдән контрольдә тоткан һәм баскычны ремонтлау өчен мөмкинлек эзләгән. Аны ремонтларга бер меценат ризалашкан. Барлык мәсьәләләр җайга салынгач, төзүчеләр эш башлаган. Ноябрьдә баскычны ремонтлап бетергәннәр.

Авыргазы районының Исмәгыйль авылында күперне ремонтлау төгәлләнгән. Бу хакта урындагы халык берничә тапкыр сораган: Башкортстанның ЦУР роботы мөрәҗәгатьләрне җәй көне үк теркәгән. Район хакимияте әлеге проблема турында белгән. Августта подрядчы оешма билгеләнгән, ә соңыннан ремонтка керешкәннәр: 9 яңа плитә урнаштырылган һәм өстәмә рәвештә күпернең өслеге асфальтланган. Исмәгыйль авыл Советы хакимияте мәгълүматлары буенча, авылдагы күперне ремонтлау 14 ноябрьдә тәмамланган.

Күгәрчен районының Морак авылында яшәүче сәүдә йортына керү урынында калкып торган ишек чикләүгеченә игътибар иткән. Бу хакта ир социаль челтәрләрдә язган. Район хакимияте әлеге мәсьәлә буенча профильле хезмәтләр белән киңәшләшкән. 27 ноябрьдә сатып алучыларның хәвефсезлеге өчен белгечләр ишек чикләгечен кыскартып, аңа резина тышлык кидергән. Социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьне калдырган кеше әлеге эштә катнашучыларга оперативлык өчен рәхмәт белдергән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас