Бүздәк районының Түреш авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Рима Мусина туган ягында да, республикада да киң билгеле – вазыйфасында чирек гасырдан артык эшли. Шуңа да аңа, Башкортстанда беренчеләрдән булып, агымдагы елның октябрендә “Русия Федерациясенең атказанган урындагы үзидәрә хезмәткәре” исеме бирелү гаҗәп түгел. Республикада гамәлгә куелган “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы, “Атайсал” проекты буенча Түреш авылы биләмәсенә кергән авылларда егермедән артык объектта төзекләндерү эшләре башкарылып, аларның яңартылуында хакимият башлыгының өлеше зур.
Рима Рәис кызы авыл хакимияте җитәкчеләре арасыннан хатын-кызлардан беренче булып махсус хәрби операция зонасына барып кайткан кеше дә. Шуңа да аның белән әңгәмәне әлеге вакыйгадан башладык.
– Алгы сызыкка эләгү җиңелдән түгел, чөнки күп кенә чикләүләр куела. Аннары сугыш бара бит, курыкмадыгызмы?
– Үткән елның февралендә Донецк Халык Республикасына эш сәфәре белән барырга туры килде. Бик тә катлаулы вакыт иде, тоташ ил буенча сугышта һәлак булучылар саны арткан мәлләр. Бәхеткә, безнең яктан югалтулар ул чорда юк иде. Шулай да күңел тыныч түгел, чөнки СВОга яугирләр җәлеп итү, озатып җибәрү, алар турында хәстәрлек күрү өчен авыл хакимияте башлыклары да җаваплы. Бу – бик авыр тойгы, үз теләкләре белән китсәләр дә, сугышка озатуда шәхсән үзем катнашам бит. Вазыйфам буенча районның Шәйморатов исемендәге координация штабы составында торам, шуңа да СВО зонасына баруга рәсми рөхсәтне алуда тоткарлыклар булмады.
Хәбәрне ишетү белән якташ яугирләрнең гаиләләре күчтәнәчләр җыеп китерде – машинабыз тулды. Рульдә улым Дамир белән алмашлап бардык. Сәфәребез хәвефсез булды, әмма алгы сызыкка якынлашу барыбер үзен сиздерде. Барган чакта моңа әллә ни игътибар итмәдек, әлбәттә. Якташ яугирләргә, Башкортстан егетләреннән барлыгы 46 кешегә күчтәнәчләрне үз кулларым белән тапшырдым. Яугирләр белән сөйләшкәндә бераз тынычландым, әмма саубуллашырга вакыт җиткәч, күз яшьләремне тыя алмадым. Ә болай сәфәребез тыныч үтте, исән-имин кайтып җиттек.
– Сезнең авыл биләмәсеннән СВОда катнашучы яугирләр һәм аларның гаиләләре турында хәстәрлек күрү эшен оештыру районда үрнәк итеп куела. Бу юнәлештә нинди чараларга өстенлек бирелә?
– СВОга бәйле эшчәнлегем иртәнге якта яугирләребезнең гаиләләре, якыннары, әниләре белән телефон аша сөйләшүләрдән башлана. Җылы
сүз – җан азыгы, диләр, хәзер бу бигрәк тә мөһим. Эштән соң кичке якта якташ яугирләр белән аралашам, мохтаҗлык булганда алар үзләре шалтырата – шулай килештек. Үтенечләре булса, һәрберсен кичекмәстән хәл итәргә тырышабыз. Соңгы вакытта алар сизелерлек кимеде, чөнки гуманитар ярдәмгә бәйле күп нәрсә эшләнде. Атап әйткәндә, тоташ авыл биләмәсе ярдәме белән акча җыйдык, аңа “УАЗ” автомобиле алынып, ул СВОга җибәрелде.
Гомумән, ярдәмгә халык үз теләге белән күтәрелә. Халыктан җыелган акчага ит сатып алып, тушенкалар әзерләнде. Авыл биләмәсе хатын-кызлары тырышлыгы белән токмач киселде, шулай ук башка төр азык-төлек тупланды, 60 пар йон оекбаш бәйләнде. Калган акча исә “УАЗ” һәм “Нива” автомобильләренә тәгәрмәчләр сатып алуга тотынылды. Гомумән, гуманитар ярдәмгә, шулай ук,тепловизор, генератор кебек җиһазлар, хәтта квадроцикл, башка көнкүреш әйберләре алынып озатылды. Игелекле эшкә чит төбәкләрдә яшәүче якташлар да кушылды, алар арасыннан Фәнүс Усмановны, Эльвина Сибәгатованы билгеләп үтәр идем. Бу юнәлештә Түреш авылыннан фермер Фидан Фәттахов белән Сәвәдебаштан Рәфил Хаҗиевның да ярдәмнәре тоемлы булды.
– Яугирләрнең гаиләләренә ярдәм ничегрәк оештырыла?
– Түреш авылы биләмәсеннән СВОда катнашучылар исемлегендә 17 яугир теркәлгән. Бу җәһәттән шундый аңлатма биреп үтәм – контракт буенча хезмәт итүчеләрнең бер өлеше пропискасы буенча моңарчы чит төбәкләрдә яшәгән, әмма туып-үскән урыннары безнең авылларга карый, гаиләләре Уфада, башка төбәкләрдә теркәлгәннәр дә бар. Әмма моңардан чыгып кына беркем дә чит ителми, яугирләребез ил азатлыгы өчен көрәшә бит.
Ни аяныч, сугышта югалтуларсыз булмый, СВОда һәлак булган яугирләрнең дүртесе олы ихтирам белән безнең биләмә авыллары зиратларында бөтен шартын китереп җирләнде. Ә менә сугыш батырларының гаиләләре турында хәстәрлек күрү – безнең зур бурыч. Бу юнәлештә күрелгән чаралар күптөрле. Атап әйткәндә, утын белән тәэмин итүдә тоткарлыклар юк, ул һәркемгә китереп бирелә. Берничә гаиләнең урам, йорт алларындагы юллар төзекләндерелде. Бу яктан караганда барлык үтенечләр дә җиренә җиткереп канәгатьләндерелә, дип ышанычлы әйтә алам.
Гомумән, яугирләрнең гаиләләре хакимиятнең игътибар үзәгендә. Күптән түгел Әниләр көне уңаеннан бәйрәм оештырдык. Аңа 7 яугирнең әнисен чакырып кунак иттек. Чарада район хакимияте башлыгы урынбасары Салават Кунаккуҗин, район Советы депутаты Фидан Фәттахов та катнаштылар. Сәвәдебаш авылы мәдәният йорты үзешчәннәре Филзә һәм Илфат Хәбировлар кичәбезне музыкаль яктан бизәде. Тоташ алганда, мондый чараларны тыныч шартларда үткәрергә гадәтләндек, чөнки шатланырга әле иртәрәк, сугыш барганын аңлап-күреп торабыз.
– Әйе, шул ук вакытта тормыш дәвам итә, Сезгә йөкләтелгән башка бурычлар да бар. Авыл биләмәсе хәзерге вакытта янә дә нинди хәстәрлекләр белән яши?
– Биләмәгә 7 авыл карый, аларда барлыгы 751 шәхси хуҗалык исәпләнә, шуларның 36сына җәен генә кайтып яшиләр, ә 157 йорт буш тора. Ни хәл итәсең, бу – хәзерге чынбарлык. Халык саны – 1332 кеше, боларга биредә исәптә торып, читтә гомер кичерүчеләр дә керә. Халыкны эш белән тәэмин итүче иң зур оешма булып “Башкирагроинвест” җәмгыяте исәпләнә, аңардан тыш, 4 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Авылларда колхозлар беткәч, халык үз дөньясын үзе көтәргә җайлашты. Шәхси хуҗалыкларга таянып көн күрүгә өстенлек бирүчеләр күбәйде.
Авылда ишле мал асрап яшәүчеләр буыны үсеп чыкты. Каразиректән Светлана һәм Дим Хафизовлар, мәсәлән, 30 баштан артыграк сыер малы асрый. Марсель Галимов һәм Илдар Мөхәммәдиев гаиләләре дә малчылык белән шөгыльләнә.
– Район чигендә урнашса да, Түреш авылы биләмәсе электән социаль яктан үсешкән төбәк саналды. Хәзерге чорда бу өлкәдә эшләр ничек тора?
– Район җитәкчелеге ярдәме белән медицина хезмәте күрсәтү бездә югары дәрәҗәдә оештырылган. Атап әйткәндә, Түреш авылында Үзәк район дәваханәсенең табиблык амбулаториясе уңышлы эшләп килә, бу халык өчен аеруча уңайлы, чөнки район белгечләренә бик сирәк очракта гына барырга туры килә. Әйткәндәй, Түреш авылы амбулаториясе Күзәй авылы биләмәсен, шулай ук Якуп, Ишмәкәй авыллары халкын да хезмәтләндерә. Авыл биләмәсендә мәктәп һәм балалар бакчасы эшли, алар икесе дә Түрештә урнашкан. Сәвәдебаштан укучылар Түреш һәм Күзәй мәктәпләренә автобуста йөртелә. Укытучылар коллективы белән тыгыз элемтәдә эшлибез, чөнки безне уртак максатлар берләштерә.
– Авылларны төзек хәлдә тоту, моннан тыш, тормыш-көнкүрештәге бихисап көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү зур чыгымнар сорый, ә авыл биләмәсенең бюджет керемнәре зурдан түгел. Бу максатларда акча нинди чыганаклардан алына?
– Финанслар белән тәэмин итүдә ярдәмгә республика дәрәҗәсендәге программалар, төзекләндерүгә юнәлтелгән максатлы проектлар килде. 2013 елда авыл биләмәсе, “Аек авыл” республика конкурсында җиңеп, 200 мең сумлык грантка лаек булган иде, кергән акчага техник җиһазлар сатып алдык, Түреш авылында суүткәргеч ремонтланды. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы гамәлгә куелу белән республика дәрәҗәсендәге әлеге чарада катнаша башладык, конкурста биш тапкыр җиңеп чыктык. Шул акча исәбенә Түреш авылы юллары ремонтланды, биредәге зират рәшәткәләре яңартылды. Гомумән, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы безгә авыл биләмәсендәге барча зиратлар коймасын яңартырга булышлык итте. Былтыр Түреш мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең коймасы төзекләндерелде.
“Атайсал” проекты авыл биләмәсенең социаль үсешенә зур өлеш кертүе белән әһәмиятле. Соңгы өч елда гына да гомум бәясе 5,5 миллион сум тәшкил иткән 63 проект тормышка ашырылды. Алар арасында иң эреләрдән Түреш авылы мәктәбендәге спорт мәйданчыгын, Каразирек авылындагы мәчет төзелешен атап була. Чишмәләрне төзекләндерү буенча да күләмле эш башкарылды. Түбән Чатрада моны авылның патриоты Гөлфинә Гыйндуллина үз өстенә алды. Түреш, Сәвәдебаш авылларында да чишмә, коелар тирәсе күркәмләнде. Очрактан файдаланып, шуны да әйтәсем килә: “Атайсал” проекты безгә СВОда катнашучыларга ярдәмне арттырырга да булышлык итте. Чын мәгънәсендә, күмәк көч яу кайтара, дип әйтергә ныклы нигез бар.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Фәнүр Гыйльманов әңгәмәләште.