-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь , 11:15

Радий Хәбиров белән “туры линия”дә ачыктан-ачык сөйләшү булды

3 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәләм”, UTV телеканалларының һәм “Юлдаш” радиостанциясенең туры эфирында республика халкы, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләренең актуаль сорауларына җавап бирде.

Радий Хәбиров белән “туры линия”дә ачыктан-ачык сөйләшү булды
Радий Хәбиров белән “туры линия”дә ачыктан-ачык сөйләшү булды
– Идарәнең муниципаль дәрәҗәсе бик мөһим, һәм район башлыкларына күп нәрсә бәйле. Яхшы җитәкче мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итеп кенә калмый, ул кешеләр белән ышанычлы мөнәсәбәтләр дә булдыра. Шуңа күрә хакимият башлыкларын сайлаганда шәхси сыйфатлар һәм профессиональлеккә игътибар бирәбез. Өстәвенә, беренчесе, миңа калса, мөһимрәк, – диде Радий Хәбиров, муниципалитет башлыклары корпусын яңарту турында сорауга җавап биреп. – Хакимият башлыкларының корпусын яңарту буенча җитди эш алып бардык. Җитәкчеләрнең уртача яше хәзер 53тән 45кә кадәр кимеде, системада динамика, энергия артты. Дүрт хатын-кыз хакимият башлыгы булып эшли. Яшь белгечләрне җәлеп итәбез.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “туры линия” халык һәм властьның әлеге аралашу формасына карата кызыксынуын күрсәтте. Мондый фикерне сәясәт белгече, фәлсәфә фәннәре кандидаты, республика Иҗтимагый палатасы эксперты Сергей Семенов белдерде.

– Бу республика җитәкчесенә һәм аның эшенә ышанычның югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли. Шул ук вакытта сораулар һәм җаваплар проблемаларның иң киң спектрын колачлады. Төбәк Башлыгының җавапларының төгәл һәм гадел булуын аерым билгеләп үтәм. Бу ачыктан-ачык сөйләшү булды, анда реаль кыенлыклар да, хәл ителмәгән мәсьәләләр дә яшерелмәде, әмма тулаем алганда, без Башкортстанның, күп кенә катлаулы проблемаларны хәл итеп, бүгенге катлаулы тарихи дәвердә Русиянең терәк төбәкләренең берсе булуын, уңышлы үсүен һәм алга таба хәрәкәт итүен күрдек, - диде Сергей Семенов.

Исегезгә төшерәбез: эфир 4 сәгать 13 минут дәвам итте. Республика халкы белән аралашу барышында Радий Хәбиров туры эфирда 65 сорауга җавап бирде. Төбәк җитәкчесенә барлыгы 9,5 мең мөрәҗәгать килгән, шул исәптән 276 видеоролик. Халык социаль челтәргә – 4,5 мең, телеграм-бот аша – 3,1 мең, Башкортстан Башлыгы сайтына - 1,3 мең сорау һәм “Кире элемтә” платформасы аша 600 мөрәҗәгать җибәргән. Башкортстан Башлыгы ассызыклавынча, барлык мәсьәләләр буенча җаваплар әзерләнәчәк, тиешле карарлар кабул ителәчәк.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: