И, ярата да инде безнең тамашачы артистларга бүләк ташырга! Кемгә каз, кемгә бәлеш, кемгә... башмак. Кышлаган мал түгел инде, матур җепләрдән бәйләнгәне.
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовка да алып килгәннәр шундый пар башмаклар. Алар туфлиләрен салып ташлап, бүләкне киеп, җырлый-җырлый биеп тә киткәннәр. Тик сәхнә бәйләнгән башмаклар өчен түгел шул - Илдарыбыз таеп егылган. Сәхнә уртасында!
Артист кайда да артист инде, Илдар да егылуын бер тамашага әйләндергән, җырлап бетергәч, халыкны көлдереп, сәхнәдән шуышып чыгып киткән.
Җырчыларга да эш урынына хәвефсезлек чаралары турында онытырга ярамый, димәк!
Фото: Илдар Хәкимовның шәхси архивыннан.