+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 декабрь 2024, 02:43

Юлларда юлдашларга юл куегыз!

Күңелең киң булса, тар сукмак та киң һәм уңайлы була ала

Юлларда юлдашларга юл куегыз!Юлларда юлдашларга юл куегыз!
Юлларда юлдашларга юл куегыз!
Ишембайның Индустриаль шоссесында үлемечле авария теркәлгән.
Билгеле булуынча, 54 яшьлек ир, “КамАЗ” белән идарә итеп, сулга борылганда каршы килүче “Лада Приора”га юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә җиңел машинадагы 19 яшьлек водитель ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак булган.

Вакыйга урынына дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка махсус хезмәтләр килгән. Авариянең сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана.
 
Ырынбур өлкәсендә Башкортстанда яшәүче хатын-кыз катнашлыгында авария булган.
Кыз, җиңел машинасына идарәне югалтып, юл читенә чыгып очкан. Баш җәрәхәтеннән ул хәтерен югалткан һәм үзе турында берни дә хәтерләми.
Юл-транспорт фаҗигасе шаһитлары сүзләренчә, зыян күрүче шәхси мәгълүматларын хәтерләми, ә аның телефоны блокланган, якыннарыннан ул беркем белән дә элемтәгә керә алмый.
“Фамилиясен дә, исемен дә белми, үзенә ничә яшь икәнен дә әйтә алмый. Башта ул үзенең Воздвиженкадан икәнлеген әйтте. Телефон блокланган. Туганнарын табуларын сорый”, – дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә бу хәлнең шаһиты. Ул аның Хәйбулла районыннан булу ихтималлыгын да фаразлый.
Соңрак кызның туганнары табылуы турында хәбәр иттеләр. “Туганнары табылды. Воздвиженкадан. Әнисенә хәбәр иттеләр инде. Тизрәк савыксын”, – диелә социаль челтәрләрдәге язмада.
 
Игътибар! Бу көннәрдә томан төшүе ихтимал. “Әгәр томанга эләксәгез, билгеләнгән урынга барыбер соңга калып киләчәгегезне истә тотыгыз. Шуңа хәрәкәт тизлеген дөрес сайлагыз. Теге яки бу каршылык килеп чыккан очракта, туктап калырга яисә башка маневр ясарга өлгерә алырлык булсын” , – ди коткаручылар.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас