Бу хакта видеоны җырчы үзенең шәхси битендә урнаштырган. Күренүенчә, җырчы атынмалы кәнәфидә кәеф-сафа кора, ул ватылгач көлә башлый.
«Mash Batash» билгеләп үткәнчә, биредәге мәдәният йортында әлеге хәлгә ачуланганнар, чөнки җырчы балалар үзләре сатып алган театр студиясе реквизитын ваткан. Түгәрәк җитәкчесе Яруллин белән элемтәгә керергә тырышып караган, әмма җырчы җавап бирмәгән.
«Mash Batash» белән сөйләшүдә җырчы кәнәфи «болай да җимерек иде» дип белдергән. Шулай ук үзенең мәдәният йортын судка бирә алуын искәрткән, чөнки ватык булган реквизит аркасында ул җәрәхәт ала язган.
Халык теленә җырлап кына кереп булмыймы соң ул? Аптыраш....
Фото: Марат Яруллин видеосыннан скриншот.