«Дусларым, социаль челтәрләрне бераз ташлап торырга туры килде – операция кичердем. Хәлләремне белеп торганыгыз, борчылып торганыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Аллаһ кушса, шушы көннәрдә эшләргә тотынабыз. Башкортстаннан башларга уйлап торабыз концертларыбызны. Барыгызга да уңышлы көннәр. Ринат Рәхмәтуллин в строю, мин әле югалмаган, Аллаһка шөкер. Рәхмәт сезгә!», – дип хәбәр итте ул социаль челтәрдә.
Кайда ясалса да, операция уңышлы булсын, тизрәк терелсен дип телик.
Фото: Ринат Рәхмәтуллинның шәхси архивыннан.