Илназ - 2021 елга кадәр актив һәм бәхетле тормыш алып барган 13 яшьлек үсмер. Ә өч ел элек ул дуслары белән футбол уйнаганда туп артыннан трансформатор будкасына менә һәм токка сугыла. Табиблар аның гомерен саклап кала, ләкин ике кулын ампутацияләргә туры килә.
Озак реабилитациядән һәм хәйриячеләр ярдәменнән соң Илназ бионик һәм косметик протезлар белән яңадан яшәргә өйрәнде. Ул спорт белән җитди мавыга, мәктәптә яхшы укый, төрле түгәрәкләргә йөри. Ләкин өч ел эчендә малай бик нык үскән, һәм иске протезлар, аркага йөкләнеш тудырып, уңайсыз була башлаган.
Хәзер аңа уңайлылык тәэмин итәчәк һәм сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк җиңел косметик протезлар кирәк. Әнисе Зөлфия ханым, редакция белән бәйләнешкә кереп, ярдәм сорады.
Әйдәгез, шат күңелле, ачык йөзле, тырыш Илназга бергәләп ярдәм итик, ул үзенең хыялына ирешү юлын дәвам итсен һәм яшьтәшләре арасында үзен ышанычлы хис итсен. Сезнең ярдәм-яшь чемпионның киләчәгенә керткән өлеш ул!
Шушы ссылка буенча кем күпме булдыра Илназга ярдәм итә ала: https://vk.com/away.php?to=https%3A%2F%2Fvsevsevmeste.ru%2Fpodopechnye%2Filnaz-davletov%23help
Әгәр алай эшләп булмаса, ярдәмне әнисе Зөлфия Дәүләтованың телефон номерына күчерә аласыз: 89373536630.
Ярдәмегез өчен Ходай зурласын үзегезне!
Фото: гаиләнең шәхси архивыннан