+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 декабрь 2024, 04:53

"Төрмәгә утыртыгыз!"

Уфада яшәүе бер хатын үзен хыянәттә тоткан иренә шундый җәза бирүне сораган.

"Төрмәгә утыртыгыз!""Төрмәгә утыртыгыз!"
"Төрмәгә утыртыгыз!"

Ул аның туганнарына сөяркәләре белән язышу скриннарын җибәрүенә үпкәләгән.

2023 елның язында Светлананың телефоны ватыла. Сервистан гаджетны ире Айдар алып кайта, ул аның ничек эшләвен тикшерергә була. Телефоны эшли, ә менә гаилә идиллиясе җимерелә: смартфонда ул хатынының билгесез кешеләр белән язышуларына юлыга.

Айдар, чатларга карап, хатыны инде 10 ел төрле ирләр белән аңа хыянәт итүен белә. Ул шунда ук хатынының туганнарына һәм дусларына язышу скриннарын җибәрә. Светлана белән Айдар аерылыша. Хатын элекке ирен төрмәгә утыртырга була.

Ул шәхси тормышының кагылгысызлыгын бозу турында гариза яза, Айдарга тиешле мәддә буенча эш кузгаталар. Светлана аның өчен ике ел ирегеннән мәхрүм итүне сорый, әмма суд 25 мең сум штраф та җитәр, дигән карар кабул итә.

Аламага тарыма, тарысаң, арыма! Яисә, "хатын телефонына кермә һәм тыныч йокла!"

Фото: magiya-vokrug.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас