Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2021 елдан 2023 елга кадәр ул үзенең дусларын һәм танышларын янәсе ташламалы шикәр комын күпләп китерүгә түләү өчен бурычка акча бирергә сораган. Шул ук вакытта аның үз өстенә алган йөкләмәләрне үтәү мөмкинлеге булмаган, товарны җитештерүчедән шактый ташламалы сатып алу һәм аны алга таба эре тәэмин итүчеләргә сату мөмкинлеге турында дөрес булмаган мәгълүмат биргән.
Явыз ниятле хатын 9 гражданнан 5 млн сумнан артык акча урлаган, алар белән ул үзе теләгәнчә эш иткән. Моннан тыш, "Фольксваген Поло" маркалы автомобилен арендага алып, ул аны өченче кешеләргә саткан, хуҗасына 1,5 млн сум күләмендә зыян китергән.
Гаепләнүче үз гаебен танымаган, ул элек тә шундый ук җинаятьләр кылган өчен хөкем ителгән булган.
Фото: "прокуратура РБ"