Башкаланың Совет район судында күпләр өчен таныш булган косметолог Лия Мифтахова эше буенча тыңлаулар бара.
Тикшерү версиясе буенча, ул лицензиясез эшләгән һәм бер клиент ханымның сәламәтлегенә җитди зыян салган.
Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан һәм Мифтаховага гаепләү белдергән. Тикшерүчеләр судтан Мифтахованы сак астына алуларын сорый.
"От тюрьмы и от сумы.." диләрме әле урыслар...
Фото: "Честно говоря" Телеграмм-каналы.