Бөтендөнья башкортлары корылтаеның VI съездында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов катнашты.
– Без Корылтайга бик катлаулы, асылда, тарих өчен борылыш чорында җыелдык. Ватаныбыз өчен, һәрберебез өчен авыр сынаулар чоры. Элекке еллардан аермалы буларак, безнең мохиттә кайвакыт таркаулык, үзара дәгъвалар, башкорт милләтен үстерүнең төп бурычларын аңламау чагыла иде, бу Корылтай безнең берләшү вакытында уза. Без нәрсә эшләргә кирәклеген беләбез. Корылтай бүген - нык, ышанычлы һәм көчле, милләтне туплаучы. Биш ел эчендә без сезнең белән туган телебезне, мәдәниятебезне, тарихи хәтерне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен күп эшләр башкардык. Бу бездә эчтән һәм тыштан дошманнарга каршы торуда иммунитет булдырды. Вакыт үзе безне шундый шартларга куя, - диде Радий Хәбиров.
Бөтендөнья башкортлары корылтаеның социаль-икътисади үсеш һәм эшкуарлык мәсьәләләре буенча секция утырышында соңгы еллардагы башкарылган эшләрне барладылар, киләчәккә планнар белән бүлештеләр, авыл хуҗалыгында эшкуарлык башлангычлары һәм милли туризмны үстерү турында фикер алыштылар.
Секциянең модераторлары: “Мастер зрения” сәүдә компаниясе директоры Динар Шаһиев һәм Башкортстан эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфасын башкаручы Зөһрә Гордиенко.
Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе урынбасары, комиссия кураторы, “Башнедра” тау-геологик мирас, мәгариф һәм бизнес үсеше фонды президенты Расих Хәмитов Социаль-икътисади үсеш һәм эшкуарлык комиссиясенең 2019-24 еллардагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Бөтендөнья корылтае тәкъдиме белән “Башкорт аты” республика фестивале башланып киткән. Эшкуарларга милли брендларны, традицион кәсепләрне үстерүдә ярдәм күрсәтелә. Комиссия әгъзалары “Урал аръягы” инвестиция сабантуеның тематик секциясендә, икътисад, экология, эшкуарлык һәм туризм мәсьәләре буенча “түгәрәк өстәл”ләрдә катнашкан. “Кече Ватаным-Атайсал” форумында ике секция оештырылган. Белорет районында “Туризм – авыл биләмәләрен үстерү” семинары үткән. Комиссия әгъзалары Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү мәсьәләсе буенча Күзәтү советы утырышында катнашкан.
Икътисади үсеш һәм инновацион сәясәт министры урынбасары Нәркәс Хәйруллина Башкортстанның социаль-икътисади үсешенең өстенлекле юнәлешләре турында бәян итте.
Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе Корылте башкарма комитеты рәисе, Русия Президенты каршындагы Башкортстан вәкаләтле вәкиллегенең Эшкуарлык советы рәисе урынбасары Альфред Вәлиев Бөтендөнья башкортлары корылтае мәйданчыкларына эшкуарларны җәлеп итү һәм берләштерү турында сөйләде.
“Бардымский Продукт” сәүдә-җитештерү компаниясе директоры, Пермь крае Корылтай башкарма комитеты рәисе урынбасары, “Көрәш федерациясе” иҗтимагый оешмасы президенты Рушан Шәрипов җитештерелгән продукция һәм төбәкнең үзенчәлекләре белән таныштырды.
Чиләбе өлкәсендә башкорт мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүче, башкорт токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Даян Иштимеров хезмәттәшлек итәргә әзерлеген белдерде.
Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Ираида Әхәтова башкорт токымлы атларны саклау һәм үрчетү проблемалары турында сөйләде.
Русия туриндустрия берлегенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Кинҗә Кускилдин Уфа янында башкорт халык эпосы “Урал батыр”га нигезләнгән күңел ачу паркы булдырырга тәкъдим итә.
“Безгә бернинди дә “Диснейленд” кирәкмәячәк, үзебезнең мифологиягә нигезләнгән һәм барысының да күңеленә хуш килерлек ял итү урыны төзүгә барлык эшкуарларны чакырам”, – диде Кинҗә Кускилдин.