+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 декабрь 2024, 03:25

"Бурычлар күп, алар үтәлергә тиеш"

Республика Башлыгының Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасы уңаеннан КПРФ фракциясе әгъзасы, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Бюджет, салым, инвестицион сәясәт һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе урынбасары Илһам Галин түбәндәге фикерләрен белдерде.

"Бурычлар күп, алар үтәлергә тиеш""Бурычлар күп, алар үтәлергә тиеш"
"Бурычлар күп, алар үтәлергә тиеш"

- Радий Хәбиров бик зур эчтәлекле доклад белән чыгыш ясады. Биш елга отчет тотты, киләсе биш елга планнар билгеләде. Планнар күп. Ул СВОга, яугирләрнең гаилә әгъзаларына ярдәмгә аеруча басым ясады. Шулай ук, беренчел бурычлар исемлегендә - мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар төзү, эшкуарлыкка ярдәм итү. Планда - льготалы ипотека программасын дәвам итү дә бар.

Кампусны төзеп бетерү бурычы куелды. Мин үзем балаларны кампус буйлап экскурсияләргә чакырам, күрсәтәм. Аларда кызыксыну барлыкка килә һәм күпчелеге шушында укырга килә. Әйткәндәй, безнең кампус Казанныкыннан яхшырак.

Укытучыларның хезмәт хакларын күтәрү мәсьәләсе дә читтә калмады. Шулай ук, азык-төлек хәвефсезлеген булдыру өчен авыл хуҗалыгына ярдәм мәсьәләсе җитди дәрәҗәгә куелды.

Авылларда ФАПлар төзелеп бетәргә тиеш. Авыл тренерларына ярдәм программасы эшләп килә, ул шәһәрнекеләрне дә колачлаячак. "Авыл укытучысы", "Авыл табибы" программалары дәвам итәчәк, - диде Илһам Илүс улы.

Фото: ufa1.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас