+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 декабрь 2024, 17:42

Гаять зур көч һәм ышаныч

Башкортстан Башлыгы, "Бердәм Русия" партисенең төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров партиянең XXII съездында республика делегациясен җитәкләде.

Гаять зур көч һәм ышанычГаять зур көч һәм ышаныч
Гаять зур көч һәм ышаныч

Аның составына Башкортстаннан ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар да кергән.

Съезд чараларында "Бердәм Русия» Рәисе Дмитрий Медведев, партиянең Генеральный советы секретаре вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Владимир Якушев, партиянең Югары Советы Рәисе Борис Грызлов, сенаторлар, Русия Дәүләт думасы депутатлары, төбәк башлыклары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, бөтен ил делегатлары катнашты.

Съездның пленар утырышында Русия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Дәүләт башлыгы партия әгъзаларына һәм тарафдарларына ил халкы мәнфәгатьләрендә киеренке хезмәтләре, махсус хәрби операциягә ярдәмнәре, иминлекне һәм суверенитетны тәэмин итүгә зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде.

– «Бердәм Русия» махсус хәрби операцияне уздыруның беренче көненнән үк сугышчыларга ярдәм күрсәтә: геройларыбыз һәм аларның гаиләләре өчен хокукый һәм социаль гарантияләр системасын булдыру буенча мөһим закон башлангычларын кертә; азат ителгән төбәкләрне тергезергә булыша; тыныч халыкка кирәкле бөтен нәрсәне җыю һәм илтеп җиткерү белән шөгыльләнә; сугышчан хәрәкәтләр зонасыннан кайткан ветераннар өчен күп эшләр башкара, – диде Владимир Путин. - "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" - бу принцип, игелекле чакыру һәрберебезгә аңлаешлы һәм якын. Чөнки бердәмлек, Русияне үз йорты, зур гаиләсе буларак аңлау - безнең бөек кыйммәтебез. Анда гаять зур көч, безнең бүгенге һәм иртәгәге көнгә ышанычыбыз ята.

Русия Президенты "Геройлар заманы" федераль проектын киңәйтергә тәкъдим итте, аның максаты – дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында, шулай ук дәүләт компанияләрендә эшләү өчен СВО яугирләре арасыннан югары квалификацияле, компетентлы җитәкчеләр әзерләү. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, шундый ук төбәк программаларын эшләтеп җибәрергә кирәк.

Искәртәбез, Радий Хәбиров - Башкортстан Башлыгы Хакимиятендә стажировка узучы "Геройлар заманы" Президент кадрлар программасында катнашучы Оскар Ситдыйковның остазы. Проектта шулай ук республикадан ике Русия Герое – Степан Белов һәм Борис Дудко катнашалар.

Съездда катнашучылар партия Уставына һәм «Бердәм Русия» халык программасына үзгәрешләр кертте, партиянең Югары һәм Генеральный советлары ротациясен үткәрде, аларның составына СВОда катнашучылар да керде.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас