+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 декабрь 2024, 17:20

Өй ашлары көч бирсен!

Архангель районы халкы махсус хәрби операциядәге якташларына төрле ярдәм күрсәтә: маскировка челтәрләре үрә, җылы киемнәр бәйли, блиндаж шәмнәре ясый, тушенка һәм башка ризыклар хәзерли.

Өй ашлары көч бирсен!Өй ашлары көч бирсен!
Өй ашлары көч бирсен!
Кысынды авылының “Агинәйләр” оешмасы әгъзалары да гуманитар ярдәм әзерләүгә зур өлеш кертә. Шушы көннәрдә генә алар яугирләребез өчен, туган як, туган йорт һәм күңел җылысын кушып, дистәләрчә килограмм токмач кистеләр.
Йортларыннан еракта булган егетләребезгә без әзерләгән һәр токмач көч бирсен, ышанычларын арттырсын, рухын ныгытсын һәм алар исән-имин җиңү белән кайтсын, дигән теләктә хатын-кызлар.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас