Үзләренең эшен алар ике ел элек тукыма кисү һәм арытаба маскировка челтәрләре үрү өчен станоклар алудан башлап җибәргән иде. Бүген әлеге штаб эшенә хәрбиләрнең әниләре дә зур ярдәм күрсәтә.
Бу вакыт эчендә гомум көч белән махсус хәрби операция зонасына алар 1,5 мең окоп шәме, 100дән артык махсус шырпы ясап озатты. Моңардан тыш, 115 маскировка челтәре үрелде, бәйләнгән оекбаш, бияләй һәм перчаткаларның исәбе-саны юк.
Шулай ук, авылдаш яугирләргә исемле посылкалар озатылып тора. Госпитальләр өчен дә җылы киемнәр, азык-төлек һәм медикаментлар, тепловизор алып җибәрделәр.
Кышка кергәч, уңган хатын-кызлар янә җылы киемнәр әзерләү белән мәшгуль. Шулай ук яугирләргә окоп шәмнәре ясыйлар, җылы аяк киемнәре җыю бара.