+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 декабрь 2024, 01:19

Эчеп, руль артына утырмагыз!

Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, “Уфа шәһәрен көнбатыш урап узу” автоюлының 50нче чакрымында “LADA Granta” автомобиле водителе бер юнәлештә хәрәкәт итүче йөк автомобиле белән бәрелешкән.

Эчеп, руль артына утырмагыз!Эчеп, руль артына утырмагыз!
Эчеп, руль артына утырмагыз!

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “LADA Granta” автомобиле водителе һәм пассажиры вакыйга урынында һәлак булган.
Берникадәр вакыттан соң шул ук урында “Nissan” һәм “Toyota” автомобильләре катнашлыгында тагын бер юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә “Nissan” автомобилендә булган 10 яшьлек кыз зыян күргән. Ул дәваханәгә озатылган.

Башкортстанда ашыгыч ярдәм машинасы юл-транспорт вакыйгасына тарыган. Машина водителе белән фельдшер җитди җәрәхәтләр алган. Бу хакта “Әбҗәлил” гәзите хәбәр итә.
Шоферның умыртка сөяге имгәнгән, ул дәваханәнең хирургия бүлегендә ята. Фельдшерның баш мие җәрәхәт алган, кабыргасы сынган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, водитель борылышта машинага идарәне югалткан, юл читенә чыгып очкан һәм әйләнгән.

Башкортстанда юл-патруль хезмәткәрләре атна саен, җомга һәм шимбә көннәрендә машина йөртүчеләрне тикшерә.
Республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итүенчә, бер атнада гына юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә административ хокук бозуларны булдырмауга юнәлтелгән чаралар вакытында автомобильчеләргә карата 2300дән артык административ беркетмә төзелгән.

“Исерек килеш машина руле артына утыручы 115 шофёр тоткарланды”, – дип билгеләде Владимир Севастьянов.

Бу атнада да шундый чаралар узачак. Эчеп, руль артына утырмагыз!

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас