+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 декабрь 2024, 05:20

Кирәкле һөнәрләргә өйрәтәләр

Кырмыскалы районының социаль-мәдәни үсешенә ярдәм итү буенча “Ачык йөрәк” фондында Президент грантлары фонды кысаларында алынган акчага сәламәтлек мөмкинлекләре чикле якташларыбызга ярдәм итү ниятендә булдырыл­ган проект тормышка ашырыла башлады.

Кирәкле һөнәрләргә өйрәтәләрКирәкле һөнәрләргә өйрәтәләр
Кирәкле һөнәрләргә өйрәтәләр

Әлеге көндә район Мә­дә­ният сараеның икенче корпусында эшләр гөрли: кул эшләре белән шөгыль­ләнергә теләүчеләр кисәргә һәм тегәргә өйрәнә. Оештыручылар билгеләвенчә, бу проект чикләрендә 2025 елның март ахырына кадәр төрле яшьтәге Кырмыскалы районы халкы, тегүдән тыш, рәсем төшерергә һәм балчыктан төрле әйберләр әвәләп эшләргә өйрәнү өчен дәресләр алу мөмкинлеге алачак.
Фонд ярдәме белән сувенирлар, социаль хезмәт­кәрләр өчен алъяпкычлар һәм икмәк пешерүчеләр өчен форма комплектлары сату өчен заказлар кабул ителгән дә инде.
“Үзгәреш җиле” проекты командасы әгъзасы Гөл­нара Нигъмәтул­лина беренче дәрестә алъяпкыч тегү эшен башлап җибәрде, чөнки яңа гына тегәргә өйрәнүчеләр өчен ул иң җиңеле санала.
Дәрес­ләр атнасына ике тапкыр үткәрелә. Сәламәт­лек мөмкинлекләре чикле кырмыскалылылар биредә һөнәр дә алачак, шулай ук акча эшләү мөмкинлегенә дә ия булачак. Ә иң мөһиме – алар биредә бергәләп эш­ләячәк тә, аралашачак та.
– 15 ноябрьдә эшне башлап җибәрдек. Моңа кадәр беркайчан да теккәне булмаган якташларыбыз белән дүрт комплект алъяпкыч һәм җиңчәләр тегәргә өлгердек. Шулай ук биш ашъяулык тегеп тапшырдык. Киләчәктә Кырмыскалы икмәк комбинаты өчен комплектлар, шулай ук ашъяулыклар һәм түшәк кирәк-яраклары тегәргә планлаштырабыз. Заказлар күп, – ди Гөлнара Марат кызы.
Изге эшләрендә уңыш­лар юлдаш булсын, дип телисе кала.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас